Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда гаризаларга җавап бирү вакытын бозалар

"Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында"гы 2006 елның 2 маенда чыккан Федераль законның 2 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә, гражданнар шәхсән үзләренең һәм коллектив мөрәҗәгатьләрен дәүләт, җирле үзидарә органнары, җаваплы затларга җибәрә алалар. Законның 10 нчы маддәсе нигезендә җаваплы орган һәм затлар язмача җавап бирергә тиешләр. Андый гаризаларга теркәлгән көннән...

"Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында"гы 2006 елның 2 маенда чыккан Федераль законның 2 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә, гражданнар шәхсән үзләренең һәм коллектив мөрәҗәгатьләрен дәүләт, җирле үзидарә органнары, җаваплы затларга җибәрә алалар. Законның 10 нчы маддәсе нигезендә җаваплы орган һәм затлар язмача җавап бирергә тиешләр.

Андый гаризаларга теркәлгән көннән алып, 30 көн дәвамында җавап бирү зарур. Әлеге закончалыклар үтәлмәгән очракта, бу административ хокук бозу була һәм җаваплы оешма, зат 5 000 сум һәм аннан да күбрәк күләмдә штрафка тартылырга мөмкин.

Кайбер җаваплы затлар РФ Гражданлык кодексының 191 маддәсенә таянып, җавап бирү вакытын гариза кергәннең икенче көненнән генә саныйлар һәм ялгышалар.

Мәсәлән, 2011 елның 19 декабрендә җаваплы кешегә кергән мөрәҗәгатькә язмача җавап 2012 елның 17 гыйнварыннан да соңга калмыйча җибәрелергә тиеш. Икенче көнгә яки 18 гыйнварда җибәрелсә, бу инде хокук бозуга керә. Азнакай шәһәр прокуратурасы алга таба да әлеге закончалыкны бозучыларга карата административ чаралар күрәчәк.

Хөрмәтле гражданнар, әгәр дә сезнең мөрәҗәгатьләргә җавап бирү тәртибе бозылса, шәһәр прокуратурасының 9 нчы бүлмәсенә, прокурор ярдәмчесе З. Мәхмүтовага мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда гаризаларга җавап бирү вакытын бозалар