Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда эш урынындагы хәвеф очраклары кимегән

    Дөнья шулай яратылган инде: Адәм баласы фәкать үз хезмәте хисабына гына тереклек итә ала. Бу элек-электән шулай килә һәм, яшәеш күпме генә алга китсә дә, тормышның аерылгысыз бер өлеше булып кала бирә. Ә инде теге яки бу эш барышында башкаручының сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч янаучы очракларның килеп чыгуына, беренче чиратта,...

    Дөнья шулай яратылган инде: Адәм баласы фәкать үз хезмәте хисабына гына тереклек итә ала. Бу элек-электән шулай килә һәм, яшәеш күпме генә алга китсә дә, тормышның аерылгысыз бер өлеше булып кала бирә.

    Ә инде теге яки бу эш барышында башкаручының сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч янаучы очракларның килеп чыгуына, беренче чиратта, ул үзе сәбәпче була. Әлеге афәтне булдырмау буенча бездә нинди чаралар уздырыла соң?

    Шул сорауга җавап табу ниятеннән, без Азнакай муниципаль районның хезмәтне саклау буенча координация советы рәисе Наҗәт НӘГЫЙМОВка мөрәҗәгать иттек.

    - Эш урынындагы хәвеф очракларын киметүгә бары тик хезмәт куркынычсызлыгы культурасын үстерү нәтиҗәсендә генә ирешергә була. Районда моны тормышка ашыру буенча 2013-2015 елларда хезмәт шартларын яхшырту һәм саклау, һөнәри хәвеф-хәтәрләрне киметүгә исәпләнгән, гомуми бюджеты 44,9 млн. сум тәшкил иткән максатчан программа эшли. Хезмәт куркынычсызлыгы системасын координация советы җитәкли. Аның утырышларын даими уздырып торабыз.

    Ул идарә, күзәтү һәм контроль органнары, эш бирүчеләр, һөнәри союзлар, башка кызыксынучы оешмалар белән тыгыз элемтәдә тора, хезмәт урыннарында куркынычсыз һәм сәламәт шартлар тудыру буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыруда ярдәм итә.

    Узган елны гына да хезмәтне саклау һәм эш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән 7 утырыш үткәрдек. IV квартал азагында узган еллык эш нәтиҗәләренә йомгак ясау җыелышында нефть сәнәгате, машина төзелеше, транспорт предприятиеләре начальниклары, аларның хезмәтне саклау службалары җитәкчеләре, муниципаль учреждение, шәхси эшмәкәрлекнең барлык формалары вәкилләре катнашты.

    Шунда ук 2014 елга чаралар планы расланды, Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен билгеләп үтү белән бәйле мәсьәләләр каралды, уңай хезмәт шартлары тудыру буенча кимчелекләре булган коллектив җитәкчеләренең хисаплары тыңланды.

    Җитештерүдә хезмәтне саклау буенча муниципаль район һәм турыдан-туры предприятие, оешма җитәкчелеге тарафыннан үткәрелгән комплекслы чаралар нәтиҗәсендә бәхетсезлек очракларының кимүе күзәтелә. Әйтик, 2013 елда ул, аннан алдагы чор белән чагыштырганда, 73 процент тәшкил итте.

    Бәхеткә, кеше гомере белән бәйле хәвефләр булмады. Һәр очрак комиссия тарафыннан җентекләп тикшерелде. Закон һәм норматив актларның бозылуына юл куйган затлар, хезмәт закончалыгы нигезендә, административ җаваплылыкка тартылдылар.

    - Бу өлкәдә иң нәтиҗәле алым дип Сез нәрсәне саныйсыз?

    - Хезмәт коллективларында, оешмаларда тиешле аңлату эшләре алып бару, хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча консультация ярдәмнәре күрсәтү - урыннардагы тармак белгечләре эшчәнлегенең төп юнәлешләрнең берсе булырга тиеш дип саныйм.

    Башкача булмый. Соңгы ике елда район оешмаларында килеп чыккан бәхетсезлек очракларын анализласак та аларның төп сәбәпләренең эш урыннарының, биләмәләрнең тиешле таләпләргә җавап бирмәвен, эш технологиясенең тупас бозылуын, бәлагә юлыгучыларның инструкция таләпләрен белмәвен, җитештерү дислиплинасының үтәлмәвен, хезмәтне саклау буенча алып барыла торган укуларның сыйфаты түбән булуында күрербез.

    Болардан тыш, шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителмәү яки алардан файдаланмау, предприятие, подразделение җитәкчеләренең эш барышын даими контрольдә тотмау, тиешле уку узмаган һәм куркыныч эшләр башкарырга рөхсәте булмаган затларны эшкә кушу очракларына да тап буласың.

    - Коллективлардагы хезмәт шартларының торышы бүген нинди категорияләр нигезендә билгеләнә?

    - Эш урыннарына бәя бирүдә моңа кадәр аттестацияләү методы кулланыла иде. 2014 елның 1 гыйнварыннан аны хезмәт шартларын махсус билгеләү алыштырды. Яңа Федераль закон буенча хезмәт шартларын махсус билгеләү нәтиҗәләре хәзер җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри иминиятләштерү тарифларын билгеләүгә (киметү яки арттыру) йогынты ясарга мөмкин. Әлеге закон буенча тулырак мәгълүматны ТР Төзелеш, архитектура һәм ЖКХ министрлыгы сайтыннан алырга була.

    - Эшләүчеләрнең хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итүдәге мөһим чара - профилактик медицина тикшерүе уздыру бездә ничек хәл ителә?

    - Нефть сәнәгате белән бәйле предприятиеләрдә ул алдан балгеләнгән график нигезендә төгәл алып барылса, кайбер оешмаларда, аерым алганда авыл хуҗалыгында, канәгатьләнерлек дәрәҗәдә түгел әле. Әмма бу өлкәдә дә боз кузгалды.

    Күптән түгел генә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин агросәнәгать комплексы җитәкчеләре белән әлеге мәсьәлә буенча махсус киңәшмә үткәрде һәм алар алдына һәр эшләүчене вакытында профилактик медицина тикшерүе уздыру бурычын куйды. Бүгенге көндә ул "Кәримов КФХ"сы, "Таллы Бүләк" кооперативы, "Тукай", "Союз Агро", Мөстәкыймов исемендәге җәмгыятьләрдә үтәлде инде.

    -Хезмәт куркынычсызлыгы һәм аны саклауның торышы буенча кайсы предприятие-оешмаларны үрнәк итеп күрсәтер идегез?

    - Саный китсәң, алар бездә шактый. Шулай да "Азнакай Нефтемаш заводы" ААҖ һәм "Универсал-строй" ҖЧҖне аерым билгеләмичә булмас.

    -Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

    Наил АБДУЛЛИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: