Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда җәен 100 мең төп чәчәк утыртылачак

    Шәһәребез бу җәйдә тагын да яшелләнәчәк, гөлбакчага әйләнәчәк. - Азнакай үсә, зурая, яңадан-яңа йорт кварталлары, социаль объектлар калкып чыга. Шуың белән бергә яшелләндерү күләме дә арта. Әйтик, узган ел 60-70 төрдәге чәчәкне 80 мең төп итеп утырткан булсак, быел аның санын 100 меңгә җиткерергә уйлыйбыз, - ди "МППБиО" муниципаль унитар...

    Шәһәребез бу җәйдә тагын да яшелләнәчәк, гөлбакчага әйләнәчәк.

    - Азнакай үсә, зурая, яңадан-яңа йорт кварталлары, социаль объектлар калкып чыга. Шуың белән бергә яшелләндерү күләме дә арта. Әйтик, узган ел 60-70 төрдәге чәчәкне 80 мең төп итеп утырткан булсак, быел аның санын 100 меңгә җиткерергә уйлыйбыз, - ди "МППБиО" муниципаль унитар предприятиесе баш инженеры Рәшит Харрасов. - Бу айда безнең "Яшелләндерү" бүлекчәсе кызлары, чәчәк үсентеләренең шытып чыгу вакытын исәпкә алып, орлыкларының беренче өлешен теплица туфрагына чәчтеләр дә инде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: