Азнакай

Азнакай районы

Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда еллык эшкә йомгак ясалды

Шушы көннәрдә Азнакай бораулау эшләре предприятиесе хезмәт коллективында еллык эшкә йомгак ясалды. Баш инженер Рамил Мөбарәковның җитештерү заданиеләренең үтәлеше турындагы тирән анализлы чыгышыннан соң булган фикер алышуларда 1 нче цехтан бораулау мастеры Фәрит Ханов һәм үзләштерү цехы начальнигы Владимир Николаев катнашты, үзләре җитәкләгән подразделениеләрдә эшнең торышы белән таныштырды. Предприятиенең профсоюз...

Шушы көннәрдә Азнакай бораулау эшләре предприятиесе хезмәт коллективында еллык эшкә йомгак ясалды. Баш инженер Рамил Мөбарәковның җитештерү заданиеләренең үтәлеше турындагы тирән анализлы чыгышыннан соң булган фикер алышуларда 1 нче цехтан бораулау мастеры Фәрит Ханов һәм үзләштерү цехы начальнигы Владимир Николаев катнашты, үзләре җитәкләгән подразделениеләрдә эшнең торышы белән таныштырды.
Предприятиенең профсоюз комитеты рәисе Резеда Харисова 2014 елгы коллектив шартнамәнең үтәлеше турында информация ясады.
Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин шәһәр үсешенә, аны төзекләндерүгә даими ярдәм күрсәтүләре өчен бораулаучылар коллективына зур рәхмәтен белдерде һәм хезмәт алдынгыларын район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләде.
Конференция эшенә "Бурение" ҖЧҖ башкаручы директоры Владимир Еромасов йомгак ясады, алга планнар билгеләде.
Коллектив җыенында "Бурение" ҖЧҖ профком рәисе Илдар Таһиров һәм Азнакай бораулау эшләре предприятиесе җитәкчесе Җәмил Мостафин катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда еллык эшкә йомгак ясалды