Азнакайда дүртенче сабыйлары туган Гәрәевларны котладылар
Районыбызда дүртенче, бишенче... шулай сабыйлары тагын да арта барган гаиләләрне тудыру бүлегендә тантаналы тәбрикләү матур гадәткә әверелде. 15 февраль көнне Гәрәевлар гаиләсе район башлыгы Марсель Шәйдуллин тарафыннан шундый котлау кабул итте.
– 3 кызыгыз янына тупырдап торган малай өстәлү бәхетен ихластан уртаклашабыз, – диде ул. – Алар сау-сәламәт, игелекле балалар булып үссеннәр!
Район үзәк сырхауханәсе баш табиб урынбасары Рашат Хуҗин барлык медицина хезмәткәрләре исеменнән гаиләгә исәнлек-саулык теләп, изге теләкләрен ирештерде.
Наилә Гәрәева Азнакай тудыру бүлегендә барлык шартларның тудырылуын, персоналның игътибарлылыгын, югары профессиональлелеген билгеләп үтте, коллективка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Узган ел җирлегебездә 633 бала туган, быелның бу көненә сабыйлар саны 70 кә җиткән. Хөкүмәт тарафыннан гаиләләргә ярдәм күләме дә быелдан шактый артты.
Булат 11 февральдә аваз салган. 3 кило ярымга якын улларының туу турындагы документын Наилә һәм Айрат Гәрәевларга ЗАГС баш белгече Светлана Шакирова тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев