Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда диспансерлаштыру буенча план үтәлде, профилактик медицина тикшерүләре дәвам итә

    Мәгълүм булганча, 2013 елдан сәламәтлек өлкәсенең бер яңалыгы булып халыкны диспансерлаштыру сәясәте колач алды. Аның барышы хакында "Маяк" газетасы битләрендә язма-хәбәрләр даими бирелеп килде. Ә менә бу мөһим чараның тулаем йомгаклары ничек, аның халык өчен файдасы бармы? Әнә шул хакта кызыксынып, район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллинга берничә сорау...

    Мәгълүм булганча, 2013 елдан сәламәтлек өлкәсенең бер яңалыгы булып халыкны диспансерлаштыру сәясәте колач алды. Аның барышы хакында "Маяк" газетасы битләрендә язма-хәбәрләр даими бирелеп килде. Ә менә бу мөһим чараның тулаем йомгаклары ничек, аның халык өчен файдасы бармы? Әнә шул хакта кызыксынып, район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

    -Илфат Нургалиевич, халыкның сәламәтлеген кайгырту йөзеннән башланган диспансерлаштыру нинди нәтиҗәләр бирде, аны бик мөһим, кирәкле чара дип саныйсызмы?

    -Әүвәл шул ук диспансерлаштыру кебек үк узган ел алдыбызга куелган башка җитди бурычларны да әйтеп китим әле. Район сәламәтлек саклау учреждениеләренең төп юнәлешләре итеп шулай ук медицина өлкәсен мәгълүматлаштыру, әниләр һәм балалар сәламәтлеген саклауны тагын да ныгыту мәсьәләләре куелган иде. Алар буенча максатчан эшчәнлек алып барылды.

    Соңгы ике елда республикада, шул исәптән районыбызда да демографик үсеш күзәтелә. Узган ел 950 сабый дөньяга килде. Бу сан 2012 елгысы белән чагыштырганда 8гә күбрәк. Үлүчеләр санының 31 кешегә кимрәк булуы да сөенечле хәл. 2013 елда бала тудырганда үлү очрагы теркәлмәде.

    Халыкка диспансеризация үткәрү буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җиткерелгән план үтәлде - аны 7006 азнакайлы үтте. Әлеге чара 1 июльдә башланып, 30 декабрьгә кадәр дәвам итте. Халыкның 18,5 процентының сәламәтлеге яхшы (беренче төркем белән билгеләнә) дип табылса, 43 процентының ул икенче төркемгә (бер яки ике төр авыру билгесе булган) ия. Әлеге төркемдәгеләр белән профилактик чаралар алып бару бурычы куелды. Ә инде өченче төркемдәгеләр (38 процент) табибларның күзәтү астында булырга, дәвалану үтәргә тиешләр. Шунсы мөһим: әлегә кадәр үзләрен сәламәт дип йөрткән 606 кешедә диспансеризация үткәндә төрле авырулар барлыгы ачыкланды. Аеруча таралганнары: кан басымы күтәрелү, шикәр авыруы, яман шеш башлану билгеләре, глаукома. Алар барсы да поликлиникада исәпкә куелып, дәвалану үтә. Шуны да әйтергә кирәк, диспансеризация - ул федераль бюджеттан башкарылучы программа, без аның чик-таләпләреннән чыга алмыйбыз. Шуңа да кайбер пациентларыбызның өстәмә УЗИ, маммография (ул 40 яшьтән узганнарга гына каралган) үткәрмәгәнгә дәгъва белдерүләре урынсыз, алар безне дөрес аңласын иде.

    Халыкны диспансерлаштыру дәвам итәчәк. Быел 1939, 1942, 1945, 1948, 1951, 1954, 1957, 1960, 1963, 1966, 1969, 1972, 1975, 1978, 1981, 1984, 1987, 1990 елларда туган райондашларыбыз диспансеризация уза алачак.

    Бер үк вакытта ел саен уздырыла торган профилактик медицина тикшерүләре дә барды. 2013 елда аны 16130 кеше үтте. Шулардан: сәнәгать өлкәсендә эшләүчеләр 8065, мәгарифтә - 2948, авыл хуҗалыгында - 248. Даими рәвештә тикшерелүчеләр саны 4877 кеше тәшкил итте. Медицина хезмәткәрләре шулай ук язгы һәм көзге чакырылыш чорларында хәрби комиссариатта эшләделәр.

    -Соңгы елларда ил, республика буенча сырхауханәләрдә койка-урыннарны кыскарту бара. Аның җилләре безнең җирлеккә дә килеп җиткән дип беләбез...

    -Әйе, кызганычка каршы, читләтеп үтмәде. 2013 елда 37 койка кыскартылган булса, быелга чыккач кына да аларның саны тагын 22гә артты. Без мондый кыскартылулар алдыннан, әлбәттә, халыкның нинди чирләр белән ешрак авыруын өйрәнәбез, диспансерлаштыру мәгълүматларын исәпкә алабыз, һәм шуннан чыгып, пациентлар күбрәк булган профильле бүлекләрне саклап калу юнәлешендә эш алып барабыз.

    Районыбызда көндезге стационар бүлекләр нәтиҗәле эшләп килә. Актүбә бистәсендә шундый 30 койка, Чалпы һәм Вахитов амбулаторияләрендә 5 әр, Тымытыкта 7 койка сакланып калды. Азнакай сырхауханәсенең көндезге бүлегендә кардиология һәм неврология пациентлары дәвалану ала.

    -Төп сүздән бераз читкә китеп булса да сорамый кала алмыйм: аномаль салкыннар аркасында өшеп зыян күрүчеләр, сөремгә исерүчеләр, янгында җәрәхәт алучылар күбәеп китте. "Ашыгыч ярдәм" хезмәтендәгеләр өчен аеруча тынгысыз чак икәнен аңлап, аларны каршы алып торалармы, уңайсызлыкларга тарымыйлармы?

    -Ашыгыч ярдәм хезмәтенең 5 бригадасы да яхшы хәзерлекле. Әйе, бу көннәрдә аларны чакырулар тагын да ешайды. Аннары, авыруларны ашыгыч рәвештә башка шәһәрләрдәге медицина үзәкләренә илтү дә алар өстендә бит әле. Халыкның бу хезмәттәгеләргә илтифатлы булуын сорар идем. Кайбер шәхси ихаталар ишегалдында бәйсез этләр йөри, аларның ярдәмгә килгән белгечләребезгә ташлану, тешләү очраклары булды. Мондый хәлләр булмасын иде. Психик авырулы кешегә ашыгыч ярдәм чакыртканда да якыннарының бу хакта алдан кисәтеп куюы кирәк. Медицина хезмәткәрләре килгәнче, авыруның барлык кирәкле документларын (паспорт, полис, СНИЛС) әзерләп, аларны урамга чыгып көтеп каршы алсалар, ике якка да файдага гына булыр.

    Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: