Азнакайда диңгезчеләр бәйрәм иттеләр
Бүген Азнакайның Ватан алдында хәрби бурычларын үтәгән батыр ир-егетләре бәйрәм итте.
Чара традиция буенча ветеран-моряк Әсгать абый Каһиров яши торган йорт ишек алдында флаг күтәрүдән башланды.
Ир-егетләр шулай ук араларыннан киткән дусларын-хезмәттәшләрен бер минут тынлык белән искә алдылар.
Соңыннан диңгезчеләр сафларга басып, шәһәрнең Җиңү паркына юл алдылар. Биредә узган ел Хәрби диңгезчеләр истәлегенә ачылган монумент янәшәсендә тантаналы чара үтте.
Диңгезчеләрне бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов тәбрикләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев