Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда дару үләннәре һәм себерке әзерләү бәйгесе узачак

    Июль - җиләк-җимеш вакыты гына түгел, табигатьнең үсемлекләргә шифасын өргән чагы да. Азнакаебызда Җиләк бәйрәменең шавы тынырга өлгермәде, "Ак калфак" җәмгыяте бу шимбәдә дару үләннәре һәм себерке әзерләү бәйгесен үткәрергә алынды. 12 июльдә иртәнге 7 сәгатьтә Балалар иҗаты үзәге яныннан махсус автобуслар Холмовка урманына юл алачак. Көндез биредәге "Алсу" чишмәсе...

    Июль - җиләк-җимеш вакыты гына түгел, табигатьнең үсемлекләргә шифасын өргән чагы да. Азнакаебызда Җиләк бәйрәменең шавы тынырга өлгермәде, "Ак калфак" җәмгыяте бу шимбәдә дару үләннәре һәм себерке әзерләү бәйгесен үткәрергә алынды.

    12 июльдә иртәнге 7 сәгатьтә Балалар иҗаты үзәге яныннан махсус автобуслар Холмовка урманына юл алачак.

    Көндез биредәге "Алсу" чишмәсе буенда конкурска йомгак ясала. Шулай ук сәнгать осталарыбызның җыр-моңнары да чишмә буйларын яңгыратачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: