Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Чыршы” операциясе бара

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 2021 елның 20 декабреннән 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасында «Чыршы» оператив-профилактика чарасы уздырылуы турында хәбәр итә.

– Урманнан чыршы кисеп алып кайтучыларга закон нигезендә административ җаваплылык – физик затларга – 4000, вәкаләтле затларга – 40 мең, юридик затларга  400 мең сумга кадәр штраф салу каралган.  

Монннан тыш, гаепле кеше урман хуҗалыгына китерелгән зыян өчен дә түләргә тиеш. Ул 5 мең сумнан артып китә икән, РФ Җинаятьләр кодексы нигезендә җавап бирергә туры киләчәк.

- Дәүләт урман инспекторлары һәм полиция хезмәткәрләре Яңа ел алды көннәрендә ылыслы агачларны саклау буенча күзәтчелекне көчәйтә. 31 декабрьгә кадәр рейдлар оетышрылачак, – ди Азнакай урманчылыгы җитәкчесе РәфисГалиуллин.

Бәйрәмегезнең яме китмәсен дисәгез, чыршы-наратларны  сату вәкаләтләре булган урыннардан гына алыгыз. Хокук бозу очракларына юлыкканда Азнакай урманчылыгына 7-85-17 телефоны буенча хәбәр итү сорала.

Күп санлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә аңлатып узабыз, гражданнар урманнарда үз ихтыяҗлары өчен корыган, ауган агачларны ирекле җыя ала. Бу урында көчле җил, буран яисә күпләп яуган кар нәтиҗәсендә җиргә сынып төшкән, ләкин урман кисү эшләре уздырылган урыннарда агач кисү калдыклары булып тормаган корыган ботаклар яисә агач кәүсәләре турында сүз бара.

Мондый агачларны бары тик кул көче белән кулланыла торган инструментлар, җайланмалар һәм механизмнар (балта, кул пычкысы) ярдәмендә генә җыярга ярый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев