Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда чит ил гражданнары белән эшләү комиссиясенең беренче утырышы узды

    Азнакай район Советы каршында оештырылган чит ил гражданнары белән эшләү комиссиясенең беренче утырышы узды. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды. Сер түгел, элекке елларда миграция теркәвен узган чит ил гражданнарын күпләп фатирга кертү очраклары бар иде. Законга кертелгән үзгәрешләр буенча, быелдан аларның һәрберсе 18 кв. метр торак...

    Азнакай район Советы каршында оештырылган чит ил гражданнары белән эшләү комиссиясенең беренче утырышы узды.

    Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды.

    Сер түгел, элекке елларда миграция теркәвен узган чит ил гражданнарын күпләп фатирга кертү очраклары бар иде.

    Законга кертелгән үзгәрешләр буенча, быелдан аларның һәрберсе 18 кв. метр торак мәйданы белән тәэмин ителгәндә генә моңа рөхсәт бирелә.

    Утырышка килгән мигрантларны, ТСЖ рәисләрен, авыл җирлекләре башлыкларын закондагы яңа таләпләр белән прокуратура, ФСБ, миграция хезмәте, эчке эшләр бүлеге вәкилләре таныштырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: