Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакайда өч кеше узып баручыны тукмый һәм акчасын урлый
Шәһәрнең Нефтьчеләр урамындагы бер йорт янында 3 кеше узып баручыны тукмый һәм кәрәзле телефонын, 3 мең сум акчасын талап ала. Әлеге җинаять ачылган. Сугыш чукмарлары һәм каракларның икесе - балигъ булмаган яшьләр. Автомобиль каракларына төнлә караучысыз калган машиналарның салонындагы инструментлар, җиһазлар тынгылык бирми. Узган атнада шундый 3 очрак теркәлгән -...
Шәһәрнең Нефтьчеләр урамындагы бер йорт янында 3 кеше узып баручыны тукмый һәм кәрәзле телефонын, 3 мең сум акчасын талап ала.
Әлеге җинаять ачылган. Сугыш чукмарлары һәм каракларның икесе - балигъ булмаган яшьләр.
Автомобиль каракларына төнлә караучысыз калган машиналарның салонындагы инструментлар, җиһазлар тынгылык бирми. Узган атнада шундый 3 очрак теркәлгән - Урманай авылы янында ватылып калган "КамАЗ"дан ачкычлар җыелмасы, 2 аккумулятор батареясе, шәһәрнең Ленин, Гагарин урамы йортлары янындагы 6 нчы, 1 нче модель "Жигули" автомобильләреннән "Пионер" автомагнитоласы, аккумулятор урлыйлар. Соңгысының шәхесе билгеле. Хәзер аның моның ише караклыкта элек тә катнашкан булу фактлары ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев