Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда cабыен кыйнаган хатын шартлы рәвештә 3 елга иректән мәхрүм ителде

Үзең табып, үзең баккан газизеңә ничек кул күтәрелә икән ул? Кызганычка каршы андыйлар да бар шул. Әлбәттә, монда "яшел елан" да зур роль уйный. Азнакайда яшәүче 30 яшьлек хатын-кыз, исерек хәлдә юк-барга сәбәп табып, үзенең нарасыен кыйный. Даими кыйнаулар сабыйның тәнен генә түгел, күңелен дә җәрәхәтли. Әни кешенең үз гаебен...

Үзең табып, үзең баккан газизеңә ничек кул күтәрелә икән ул?

Кызганычка каршы андыйлар да бар шул. Әлбәттә, монда "яшел елан" да зур роль уйный.

Азнакайда яшәүче 30 яшьлек хатын-кыз, исерек хәлдә юк-барга сәбәп табып, үзенең нарасыен кыйный. Даими кыйнаулар сабыйның тәнен генә түгел, күңелен дә җәрәхәтли.


Әни кешенең үз гаебен тулысы белән тануы һәм баланың әтисенең дә фикерен исәпкә алып, суд әлегә шартлы рәвештә иректән мәхрүм итүне үз эченә алган җиңелрәк җәза төрен билгеләде.


Әмма, закон таләпләре катгый: әгәр дә әни кеше алга таба да начар гадәтләрен дәвам итсә һәм бала тәрбияләү кагыйдәләрен үтәмәсә, аны тагын да катырак җәза төре көтә.

Россия Федерациясе Гаилә кодексы буенча хроник эчкече, наркоманнар; балалары, тормыш иптәшенең сәламәтлегенә каршы аңлы җинаять кылучылар ата-ана хокукыннан мәхрүм ителә.

Бүгенге көндә Азнакай прокуратурасы җәзага тартылучыга карата өстәмә тикшерүләр уздыра. Тикшерү нәтиҗәләре аны әни хокукыннан мәхрүм итәргә дә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда cабыен кыйнаган хатын шартлы рәвештә 3 елга иректән мәхрүм ителде