Реклама
Астрономия буенча Азнакай 5 нче урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Сергей Михайлов республика олимпиадасында - җиңүче, 9 нчы сыйныф өчен төбәк этабында призер булуы турында хәбәр иткән идек инде. Һәм менә тагын бер куанычлы хәбәр: ул Новосибирск шәһәрендә астрономия буенча узган "Малая Медведица" Бөтенроссия бәйгесендә дә призер булды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз