Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда бәхетле әти кулына быелның 100 нче сабые тапшырылды

    ​​​​​​​Тудыру йорты хезмәткәрләре бүген быелның 100 нче сабыен әтисенә тапшырдылар.

    Бәхетле әти-әни – Эльвира һәм Илдар Мөхлисуллиннар. Эльвира Мәнәвез балалар бакчасында пешекче, Илдар күрше районда тренер булып эшли, Азнакай шәһәрендә яшиләр. Кызларына алар соңгы вакытта популярлык алган Ясминә исеме кушканнар. Сабыйлары сәламәт булып үссен!

    Районның бала тудыру йортында атна саен чама белән 6-7 бала дөньяга аваз сала. Бу сан элеккеге еллардагыдан кимрәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: