Реклама
Районда физкультура белән шөгыльләнүне арттыру буенча бик күп чаралар уздырыла. Яшьләр спартакиадасы, спорт фестивальләре, ишегалды бәйрәмнәре һәм башкалар традицион рәвештә үткәрелеп килә. Чираттагы спорт бәйрәме 23-25 августта Азнакайның Боз сараенда узачак. Бу көннәрдә монда билбаулы көрәш буенча ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында Татарстан Республикасы чемпионаты үткәрелә. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары -...
Районда физкультура белән шөгыльләнүне арттыру буенча бик күп чаралар уздырыла.
Яшьләр спартакиадасы, спорт фестивальләре, ишегалды бәйрәмнәре һәм башкалар традицион рәвештә үткәрелеп килә.
Чираттагы спорт бәйрәме 23-25 августта Азнакайның Боз сараенда узачак.
Бу көннәрдә монда билбаулы көрәш буенча ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында Татарстан Республикасы чемпионаты үткәрелә.
Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнаша.
24 август көнне 12.00 сәгатьтә бәйгене ачу тантанасын хозур кылып булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз