Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда «Безнең ишегалды» программасы буенча эш дәвам итә (Фоторепортаж)

    «Безнең ишегалды» республика программасына Азнакай муниципаль районында барлыгы 135 ишек алды кергән.

    Азнакай районында «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында эшләр дәвам итә. Бүген, 6 августта, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин эш барышы белән танышты.

    Агымдагы елда бу программа буенча Азнакай районында 28 йорт яны территориясен төзекләндерергә планлаштыралар. Хәзерге вакытта аларның 16сында эшләр бара. Кайбер ишегалларында төзүчеләр финиш сызыгына чыксалар, кайберләрендә эш әле башланды гына.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: