Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда беренче тапкыр инвалидлар Сабан туе узды

    Районда беренче тапкыр инвалидлар Сабан туе узды. Анда шулай ук җәмгыять оешуның 25 еллыгы да билгеләп үтелде. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйрәм белән тәбрикләп, язмышка баш имичә, авырлыкларга бирешмичә яшәүләре өчен инвалидларга, аларны тәрбияләүче ата-аналарга рәхмәтен җиткерде. -Сез - көчле рухлы кешеләр, сездән үрнәк алырга кирәк, - диде...

    Районда беренче тапкыр инвалидлар Сабан туе узды. Анда шулай ук җәмгыять оешуның 25 еллыгы да билгеләп үтелде.

    Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйрәм белән тәбрикләп, язмышка баш имичә, авырлыкларга бирешмичә яшәүләре өчен инвалидларга, аларны тәрбияләүче ата-аналарга рәхмәтен җиткерде.

    -Сез - көчле рухлы кешеләр, сездән үрнәк алырга кирәк, - диде ул һәм һәрчак ярдәм итәргә әзерлеген белдерде.

    Ул җәмгыятьне оештыруның башында торган ветераннарны, инвалидлар мәнфәгатен кайгыртып, коллективта озак еллар тырыш хезмәт куючыларны, 40-50 ел инвалид балаларын тәрбияләүче олы йөрәкле аналарны, физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчыларны бүләкләде.

    Киң күңелле, мәрхәмәтле оешма-предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр дә бәйрәмгә бүләкләр белән килгән.

    Инвалидлар җәмгыятенә нигез 1988 елның 6 маенда салына. Ул чакта шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе булган һәм җәмгыятьне оештыру турында карарга кул куйган Азат Харисов истәлекләре белән уртаклашты:

    -Оештыру эшләре элекке шәһәр социаль тәэминат бүлеге мөдире Фиалка Әхмәтова җилкәсенә төште. Инвалидлар җәмгыятенең беренче рәисе итеп Рәшит Зиннуров сайланды. Һәр предприятие акча күчереп, җәмгыятьнең үз фонды булдырылды.

    Аннан төрле елларда җәмгыятьтә Рифкать Хатамтаев, Фердинант Ягафаров, Эльмира Хәкимова, Канәгать Якупова рәислек итә. Быел аның җитәкчесе итеп Илсөяр Закиров сайланды.

    - Районда 4253 инвалид яши, шуның 1320 се - оешмабыз әгъзасы. Җәмгыятебездә эшләүче ун хезмәткәрнең җидесе - инвалид. Җәмгыять әгъзалары көнкүреш хезмәтләреннән 5 процент ташлама белән файдалана. Мохтаҗларга тотылган чиста киемнәр өләшәбез. Инвалидларны төрле газеталарга яздырдык. Без социаль яклау идарәсе белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Район хакимиятенең зур игътибарын тоябыз. Бүгенге бәйрәм - моның ачык бер мисалы, - ди Илсөяр Вагыйзь улы.

    Мәйдан җыр-моңнан, күңелле уеннардан шау-гөр килеп торды. Татар эстрадасы йолдызы, үзе дә катлаулы язмышка дучар Закир Шаһбан, Үзбәкстаннан килгән канатта йөрү осталары чыгышы зур бәйрәм бүләге булды.

    Коляскада йөрүче инвалидлар - үзләре бер төркем. Араларында авыр һәм җиңел атлетика, гер спорты, ату буенча ТР чемпионы, Универсиада утын районыбыз аша үткәрүдә катнашкан Фәнис Галимов та бар.

    - Ел да бергә бәйрәм итү матур традициягә әверелде, - ди ул.

    -Башка чакларда да бер-беребезнең хәлен белешеп, кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашабыз, - дип кушылып китте Ландыш Хаҗиева. -Мондый очрашулар көч, яшәүгә дәрт бирә. Елдан-ел инвалидлар өчен шартлар уңайлаша. Элек подъезддан фатирга керү проблема иде, пандуслар куйгач, кеше ярдәмен көтеп тормыйсың, кирәк чакта үзең чыгып-керәсең.

    Инвалидларны борчыган яклар да бар тормышта. Кайбер кибетләрдә пандуслар күз буяу өчен генә ясалган, шулкадәр текә, анда сәламәт кеше дә менә-төшә алмый.

    -Элек машиналар бирәләр иде. Моны яңартсалар, яшәеш-көнкүрешебез күпкә җиңеләер, кешегә ялыныч бетәр иде. Аннан соң, безгә юлламаларны коляскалы инвалидлар өчен шартлар булган санаторийларга бирсеннәр иде, -дип гозерләрен җиткерделәр.

    Әйе, бүген инвалидлар актив тормыш алып бара, дүрт стена эчендә бикләнеп ятмый. Рәмзия Камалова, Шамил Таипов, Витаил Мәҗитов, Олеся Халикова, Айрат Галимов, Светлана Яруллина, Регина Стрих кебек республика һәм халыкара спорт бәйгеләрендә җиңү яулаган, Өлфәт Баһманов, Гөлнара Абдуллина кебек үзен үзешчән сәнгатьтә тапкан, Сәхия Хәбибуллина кебек эшмәкәрлек белән уңышлы шөгыльләнүче батыр йөрәкле, тормышларын яшәү өлгесе итеп алырлык затларыбыз җитәрлек.

    Инвалидлар мәнфәгатен кайгыртып, ил, республика, район җитәкчелеге тарафыннан шактый эшләр башкарыла, аларга эш урыннары булдыруга игътибар артты. Әлбәттә, хәл итәсе проблемалар җитәрлек. Вакыт узу белән алар чишелер. Ә безгә, сау-сәламәт кешеләргә, язмыш сынауларына бирешмәгән бу чикләвектәй каты кавемнән, чыннан да, үрнәк алырлык яклар күп.

    Резеда Шәрипова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: