Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда Бердәм кабул итү көне узды

    Җитәкче бусагасына проблемасы белән килгән һәркем, әлбәттә, аның уңай хәл ителәчәгенә, яхшы мөнәсәбәткә өмет тота. Хәер, һәр атнада район башлыгы белән күзгә-күз карашып сөйләшү мөмкинлегенә ия азнакайлылар өчен бу инде бездә гадәти күренеш. Узган сишәмбедә "Бердәм Россия" партиясе оештырган төрле дәрәҗә җитәкчеләр, депутатларның халыкны бердәм кабул итү көнендә дә җирле...

    Җитәкче бусагасына проблемасы белән килгән һәркем, әлбәттә, аның уңай хәл ителәчәгенә, яхшы мөнәсәбәткә өмет тота. Хәер, һәр атнада район башлыгы белән күзгә-күз карашып сөйләшү мөмкинлегенә ия азнакайлылар өчен бу инде бездә гадәти күренеш.

    Узган сишәмбедә "Бердәм Россия" партиясе оештырган төрле дәрәҗә җитәкчеләр, депутатларның халыкны бердәм кабул итү көнендә дә җирле бүлек сәяси совет секретаре Марсель Шәйдуллин (бүлекчәнең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә азнакайлылар аның белән болай да квартал саен очрашып тора) тупсадан узган беренең исәнлек-саулыгын сорашып, якты йөз белән каршылады.

    Кемнәр нинди генә гозер белән килмәгән аңа: арада коллектив үтенечләр дә, гаилә борчулары белән бәйлеләре дә шактый. Гурьянов, Солтангалиев, Нефтьчеләр урамнарындагы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр төзекләндерү, коммуналь хезмәт күрсәтүдә килеп туган проблемаларны җиткерде. Шәһәребезнең яңа төзелеп килүче микрорайонында су, газ, элемтә коммуникацияләре, юлларның кайчан булачагы белән кызыксынучылар да булды.

    -Безнең кебек яңа нигез коручылар уңайлыкларның да тизрәк булуын тели шул инде. Моның күп чыгымнар сорый торган, җитди мәсьәлә булуын беләбез дә бит...- ди кыенсынып кына бирде соравын Алсу ханым Вәлиева.

    -Әлбәттә, яши башлагач, барсы да кирәк, суы да, газы да, юллары да, - дип күтәреп алды аны Марсель Зөфәр улы. - Әмма, үзегез үк аңлап торасыз, барсы да финанска бәйле, бу юнәлештә эшләр планга кертелгән, бераз көтәсе булыр. Бу урамнарда төзелеш бара гына бит әле.

    Яңа Юл бистәсенең яңа урамнарында йорт салучыларның да тизрәк газлы, сулы буласы килә. Алар да төпле, нигезле җаваптан канәгать калды кебек.

    Гаилә бюджетына аз булса да файда дип тә, хәрәкәттә - бәрәкәт, дип тә әле дә бакчага йөргән өлкәннәребез "Зирекле" ширкәтендә су һәм транспорт мәсьәләсен хәл итүгә өметләнә.

    -Сусыз бакча үстереп булмый, бөтен өметебез Сездә, - дип бер-берләрен бүлә-бүлә гозерләрен җиткерергә ашыкты пенсионер апалар.

    Озак һәм каты авыру белән җәфаланган берничә кеше дарулар белән тәэмин ителештә килеп туган өзеклекләргә юл куймауда ярдәм сорый. Актүбәдән килүчеләр мунчага бәя, сырхауханәдә медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту мәсьәләләрен күтәрде. Социаль яклау хезмәтенә кагылышлы гозер-үтенечләр дә күп булды.

    Быел язын-җәен, шәһәрдәшләребез үзләре дә күреп тора, урамнарның шактыенда асфальт түшәмә җәелде. Әмма кайбер урыннарда су, элемтә коммуникацияләре түбәнлектә калып, анда яңгыр суы җыелган урыннар барлыкка килгән. Минем ни эшем бар, дип битарафлык күрсәтмәгән, ә гомуми хаҗәтлекне кайгырткан тынгысызларның булуы да яхшы. Марсель Зөфәр улы аларның уртак проблемаларны күтәрүен хуплап, рәхмәтен дә җиткерде.

    Ни әйтсәң дә безнең Азнакайда халык бар яклап актив бит ул. Шәһәребезне төзекләндерүдә тәкъдимнәрен белдерүчеләр, халык белән турыдан-туры эшләүче кайбер җитәкчеләр адресына җылы сүзләр җиткерүчеләр дә булды.

    Татарстанда, шул исәптән районыбызда да гражданнарны шушындый бердәм кабул итү көннәре инде 16 ел үткәрелеп килә. Һәр сишәмбедә республиканың барлык дәрәҗәдәге башкарма, закончалылык һәм вәкиллекле власть командасы халыкны кабул итә. Һәр атнада татарстанлылар үз проблемалары, гозер-тәкъдимнәре белән министрлыклар, ведомстволар, дәүләт комитетлары, район һәм шәһәр җитәкчеләре, "Бердәм Россия" фракциясенең җирле советлары, Дәүләт Советы яки Дәүләт Думасы депутатларына шәхсән мөрәҗәгать итә алалар. Халык алдында ачык булу һәм хисап тоту - Татарстанда власть эшчәнлеге әнә шуңа корылган. Халыкны кабул итү бердәм көне - икеарадагы турыдан-туры элемтәнең иң нәтиҗәле алымнарыннан берсе.

    Безнең районда да җитәкчелек белән халык арасында әнә шулай ныклы элемтә урнаштырылды. Партиянең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә билгеләнгән график буенча ТР Дәүләт Советы, район һәм шәһәр Советлары депутатлары, сәяси совет әгъзалары, район партия активы азнакайлыларны кабул итәләр. Узган ел һәм агымдагы елның 5 аенда 597 кеше төрле сораулар белән мөрәҗәгать иткән. Аларның 439ы уңай җавап алган, 118 кешегә консультация бирелгән.

    Узган сишәмбедәге җирле бүлек сәяси совет секретаре Марсель Шәйдуллин белән очрашуга килгән 25 кешенең берсе дә җавапсыз китмәде, проблемаларның берләре урында ук хәл ителсә, икенчеләре өйрәнергә, тикшерергә җибәрелде.

    Менә шундый турыдан-туры очрашулардан тыш, республикада "Халык контроле" проекты да гамәлдә. Дәүләт хезмәтләре порталында махсус мәгълүмати система булдырылуын, анда он-лайн режимда һәркем үз соравын җиткереп, аның ничек хәл ителүе белән кызыксынып тора алуын инде газетабыз битләрендә бер генә язып чыкмадык. Шушы 4 елда аның райондагы сайтына 440 мөрәҗәгать керде. Аларның 345е уңай хәл ителде.

    Районыбызда яшәгән күпләр район башлыгына гына түгел, ә Татарстанның барлык министрлыкларына булсынмы, төрле дәрәҗә депутатларга яки Президентка турыдан-туры мөрәҗәгать итә алуын инде үз тәҗрибәләрендә аңлады. Иң мөһиме - аларның берсе дә игътибарсыз калмый, тиз арада өйрәнелеп, хәл итү юллары эзләнә. Сүз дә юк, мондый еш очрашулар, халык белән күзгә-күз аралашу проблемаларны кешеләрнең үз фикерләрен дә искә алып оператив хәл итү, эшчәнлекне контрольдә тоту мөмкинлеге бирә.

    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: