Азнакайда балаларның җәйге яллары күңелле үтә
4 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Нурия Хаҗипова Шәйхетдинов урамындагы 1 нче һәм 3 нче йортлар ишегалдында балалар өчен бәйрәм үткәрде.
Җәйге матур әлеге кичтә балалар рәхәтләнеп уеннарда күңел ачты, алардан олылар да калышмады. Нурия Хаҗипова һәрберсенә күчтәнәчләр дә әзерләгән иде.
– Ишегалдыбыз һәрчак балаларның шат авазыннан гөр килеп тора. Бәйрәм көнендә ул тагын да җанланды, – ди Шәйхетдинов урамындагы 3 нче йортта яшәүче Асия апа Мөхәммәтгалиева.
Ул балаларны татлы конфетлар белән дә сыйлады.
– Бәйрәмне үткәрүдә катнашкан территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре Гөлфия Шәрәфетдинова (2 нче ТОС ) һәм Әлфия Хисаметдиновага (7 нче ТОС), балаларны сөендергәне өчен Асия апага бик рәхмәтлемен. Җәй – озын, бу бәйрәмнең соңгысы булмас әле, – ди Нурия Хаҗипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев