Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда балалар юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәнә

    Соңгы елларда районда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә балаларга юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Шушы максаттан чыгып, Кәкре Елга мәктәбендә Суфия Сәхбиева җитәкчелегендә «Огоньки» яшь инспекторлар отряды эшли. Отрядның чираттагы чыгышы уен...

    Соңгы елларда районда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә балаларга юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Шушы максаттан чыгып, Кәкре Елга мәктәбендә Суфия Сәхбиева җитәкчелегендә «Огоньки» яшь инспекторлар отряды эшли. Отрядның чираттагы чыгышы уен формасында ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында узды. Алар укучыларга юлларда игътибарлы булырга, караңгы вакытта җәяүлеләргә киемнәрендә яктылыкны чагылдыра торган элементлар кулланырга киңәш иттеләр, укучыларның юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен тикшерделәр, юллларны хәвеф-хәтәрсез үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итүен ассызыкладылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: