Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда бакыр рудасын моннан 4 мең ел элек чыгарганнар

    Үчәлле авылынынан артык ерак түгел генә Суыр тавы дип йөртелгән бер калкулык бар. Малай чакта шул тирәдәге әрәмәлектән кыргый карлыган җыеп кайтканда мин аннан бакырга охшаган бер таш кисәге тапкан идем. Берничә елдан, инде Бөгелмә медицина училищесында укыган вакытта, тикшерергә дип мин аны Казанга җибәрдем. 2-3 атна да узмагандыр, авылга...

    Үчәлле авылынынан артык ерак түгел генә Суыр тавы дип йөртелгән бер калкулык бар. Малай чакта шул тирәдәге әрәмәлектән кыргый карлыган җыеп кайтканда мин аннан бакырга охшаган бер таш кисәге тапкан идем. Берничә елдан, инде Бөгелмә медицина училищесында укыган вакытта, тикшерергә дип мин аны Казанга җибәрдем. 2-3 атна да узмагандыр, авылга дүрт геолог килеп төште. Алар белән бергәләп Суыр тавына бардык. Анализга дип үзләре белән белгечләр тау токымы үрнәкләрен дә алып киттеләр.

    Берничә елдан бу урынга геологлар разведкасы махсус килде. Алар үзләре ясаган тикшеренүләр нәтиҗәсе буенча биредә чыннан да аз күләмдә бакыр рудасы булуын, аның җир өслегенә якын ятуын, шул ук вакытта әлеге урынның моннан 3-4 мең еллар элек, ягъни безнең эрага кадәр 1-2 меңенче елларда ук эшкәртелүен ачыклады. Бакыр рудасын чыгару өчен ул чорда кое рәвешендәге тирән чокырлар казыганнар. (Мондый шахта урыннарын бүген районыбызның Әсәй, Урманай, Чалпы авыллары тирәсендә, Чатыр тавы итәгендә дә очратырга була).

    Бу вакыйгалардан соң шактый вакыт узгач, инде педагогика институтында укып йөргән елларда, туган авылым Үчәлленең борынгы тарихы белән кызыксыну мине Казан шәһәренең танылган галимнәре - геологлар, археологлар белән очрашырды. Әмма бүгенге авыл җирлегендә яшәгән борынгы халыклар турында игътибарга алырлык бернинди дә мәгълүмат табылмады. Ә менә районыбызның бүгенге Азнакай шәһәре, Җиңү бистәсе, Татшуган, Урсай, Тымытык, Күктәкә, Бүләк (Сасы Күл), Сарлы, Югары һәм Түбән Стәрле, Константиновка, Уразай, Урманай авыллары тирәсендәге җирләрдә бронза чоры кешеләре яшәгәнлеге, арарның бакырдан эш һәм сугыш кораллары, бизүнү, көнкүреш әйберләре ясаганлыклары билгеле. Археологлар юлыккан табылдыклар шул турыда сөйли.

    Петр I патша хакимлек иткән елларда татарларның Ык елгасының сул ягына, башкорт якларына күпләп күченеш чоры башлана. Алар җирле халык белән кушылалар яки яңадан-яңа авыллар булдыралар. Ә инде 1917 елгы революциядән, төгәлрәге узган гасырның егерменче еллары башындагы ачлыктан соң, чагыштырмача хәлле хуҗалыкларга зур авыллардан аерылып чыгу, яңа җирләргә күченү мөмкинлеге бирелә. Шулай итеп, 30-40 йортлы поселоклар барлыкка килә. Узган гасырның 50 нче елларында да әле безнең район биләмәсендә андый авыллар саны иллегә якын иде. Ни кызганыч, 60-80 нче елларда аларның күбесе таралып, юкка чыкты. Бу җирләрдә хәзер кайчандыр авыл булганлыкның, кеше яшәгәнлекнең шаһиты булып ярым ташландык зиратлар гына калды...

    Гөлүс ЗАҺИДУЛЛИН,

    Үчәлле авылы

    Фото http://vk.com/club42458215

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: