Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

    Ярминкәгә рәхим итегез!

    Районыбыз халкын үз җирлегебездә җитештерелгән экологик чиста, арзанлы азык- төлек белән тәэмин итү максатыннан, авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру дәвам итә.
    Шәһәрдә ярминкә 26 сентябрьдә 9.00 сәгатьтә “Шифа” сәүдә үзәге каршында уздырыла.
    Актүбә бистәсендә сату-алу базар мәйданында булачак. Анда ит, сөт, ярма, он, яшелчә, бөртекле культуралар, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак.
    Барыгызны да ярминкәгә чакырабыз!

    0+

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: