Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Ул хәзер үзәк базар территориясендә узачак

    Узган 2016 елда 50 ләп авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып, анда 13 млн. сумлык продукция сатылган. Халык үз җирлегебездә җитештерелгән терлек, каз-үрдәк һәм тавык ите, ашлык, бал, балык ризыкларын аеруча яратып сатып ала. Шулай ук ярминкәләрдә сезонга карап яшелчә, җиләк-җимеш, җимеш агачлары һәм чәчәк үсентеләре дә күп була. Районыбызда авыл хуҗалыгы...

    Узган 2016 елда 50 ләп авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып, анда 13 млн. сумлык продукция сатылган. Халык үз җирлегебездә җитештерелгән терлек, каз-үрдәк һәм тавык ите, ашлык, бал, балык ризыкларын аеруча яратып сатып ала. Шулай ук ярминкәләрдә сезонга карап яшелчә, җиләк-җимеш, җимеш агачлары һәм чәчәк үсентеләре дә күп була. Районыбызда авыл хуҗалыгы ярминкәләре киләчәктә дә атна саен диярлек дәвам итәчәк. Әмма ул хәзер үзәк базар территориясендә узачак. Шимбә көнне иртәнге 8.00 сәгатьтән җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләребез Сезне ярминкәгә көтеп кала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: