Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы узды

    "Кәримов Ф.Р." КФХда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Уңышлар яхшы булгач, бәйрәм итүе дә күңелле. Хуҗалык уңганнары районда иң күп иген уңышы (гектардан 32 центнер) үстерделәр, ит һәм сөт җитештерүдә дә алдынгылар рәтендә. Авыл хезмәтчәннәрен район авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Рәфис Гыйләҗев, хуҗалык җитәкчесе Фәнүс Кәримов, Урсай авыл җирлеге...

    "Кәримов Ф.Р." КФХда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы узды.

    Уңышлар яхшы булгач, бәйрәм итүе дә күңелле. Хуҗалык уңганнары районда иң күп иген уңышы (гектардан 32 центнер) үстерделәр, ит һәм сөт җитештерүдә дә алдынгылар рәтендә.

    Авыл хезмәтчәннәрен район авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Рәфис Гыйләҗев, хуҗалык җитәкчесе Фәнүс Кәримов, Урсай авыл җирлеге башлыгы Илнур Ярмиев котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

    Авыл мәдәният йорты директоры Зинфира Хисмәтова җитәкчелегендәге иҗат төркеме авылдашларын матур җырлар белән сөендерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: