Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда авыл хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмен яхшы күрсәткечләр белән каршылый

    Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Миргасим Вәлиевич, авыл хезмәтчәннәре бәйрәмне нинди күрсәткечләр белән каршылый? - Уңышларыбыз куанычлы, эшләребез күркәм булгач, бәйрәм итү дә күңелле. Районыбыз авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү күрсәткечләре буенча республика күләмендә...

    Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.


    -Миргасим Вәлиевич, авыл хезмәтчәннәре бәйрәмне нинди күрсәткечләр белән каршылый?


    - Уңышларыбыз куанычлы, эшләребез күркәм булгач, бәйрәм итү дә күңелле. Районыбыз авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү күрсәткечләре буенча республика күләмендә алдынгылар рәтенә басты. Игенчелек өлкәсендә уңышларыбыз аеруча куанычлы: без Татарстан районнары арасында иген уңышы (гектарыннан 26 центнер икмәк) һәм тулаем җыем (135 мең тонна югары сыйфатлы бөртекле ашлык җитештерелде) буенча да беренче урынга чыктык. Ә бит азнакайлылар элек-электән мул иген уңышы, сөтләч сыерлары белән дан тоткан. Шулай итеп, быел районның дистә ел буена югалып торган данын кире кайтардык. Бу җиңүдә һәр игенче, һәр механизатор, гомумән, авыл хуҗалыгы тармагында фидакарь хезмәт куйган һәркемнең саллы өлеше бар.


    Язгы кыр эшләренә алдан ук ныклы әзерлек эшләре барды. Районыбыз хуҗалыклары республикада беренчеләрдән булып чәчү эшенә керештеләр. Игеннәрнең тиз арада шытып чыгуы һәм ныгып калуы өчен туфракта алтын бәясенә торган дым катламын югалтмаска кирәк иде. Игенчеләр узган ел да, быел да шул алымны кулланды һәм отты. Тырыш хезмәт нәтиҗәсендә, район басуларында быел 51 мең гектар мәйданда уҗым һәм сабан культуралары игелде.

    Чәчү эшләрен әнә шулай иртә язда башкарган "Марс", "Тукай", "Азнакай" АФ", "Союз-Агро" ҖЧҖләре, "Кәримов Ф.Р." һәм "Закирова Л.Ә." КФХлары уракны да иң беренчеләрдән булып тәмамладылар, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан аеруча зур уңыш алып, районның уртак калачына зур өлеш керттеләр.


    "Кәримов Ф.Р." КФХ һәр гектардан уртача 32 шәр, "Азнакай" АФ" ҖЧҖ 29 ар центнер уңыш алуга иреште. Ә шәхси эшмәкәр Равил Бакировның үзе үстергән иген культураларының гектарыннан - 41, Айрат Габдрахмановныкыннан 34 әр центнер чыкты.
    Болар барысы да алдынгы технологияләрне кулланып, үзвакытында ашламасын кертеп, игеннәрне сабый баладай тәрбияләп үстерү нәтиҗәсе.


    Әлбәттә, иртә таңнан төн уртасына кадәр басулардан кайтып кермәгән игенчеләребезнең намуслы хезмәт җимеше дә. Алар арасында "Союз -Агро" ҖЧҖнең Актүбә бүлегеннән Динар Миннебаев, Сергей Матвеев, "Тукай" хуҗалыгыннан Инсаф Мияссәров, Илһам Каһарманов, "Азнакай" АФ" ҖЧҖннән Расих Фазлыев, Хатыйп Сибгатуллин, Виктор Евич, Рөстәм Билалов һәм башка бик күпләр бар. Өстәлләребез мул, тормышыбыз бәрәкәтле булсын өчен игенчеләребез мөмкин булганның барысын да эшләде.
    Киләсе ел уңышы өчен без быел 18 мең гектардан күбрәк көзге культуралар чәчеп калдырабыз. Амбарларга 11960 тонна орлык салынды.


    - Районыбыз терлекчелек өлкәсендә дә югары потенциалга ия.


    - Терлекчеләребез дә сынатмый. Сөт җитештерү буенча азнакайлылар республикада алдынгы унлыкта бара. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда ит җитештерү - 12; сөт җитештерү 8 процентка артты.


    Мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру буенча эзлекле эш алып барыла. Ел башыннан алар 886 башка артты һәм бүгенге көнгә 24501гә җитте. Ә 2014 елга 25 мең башка җиткерү бурычы куелды.


    Без терлекчелек продукцияләрен җитештерү һәм сатуда "Союз-Агро", "Марс", "Тукай" ҖЧҖләре, "Таллы Бүләк" АХҖК, "Кәримов Ф.Р.." КФХ алдынгылары белән горурланабыз.


    Алдынгы сыер савучылар: "Марс" ҖЧҖннән Лилия Зәйдуллина, "Азнакай" АФ" ҖЧҖннән Роза Абдуллина, Мәдинә Маһиянова, Ләйлә Әсхәбиева, Айгөл Биккина, Лениза Хәкимова, Гөлүсә Гарифуллина, "Союз-Агро" ҖЧҖннән Саобат Салихова, Светлана Овчинникова; алдынгы терлекчеләр: "Таллы Бүләк" АХҖКннан Мөхтәрәмә Хәсәншина, "Агро ТНГС-И" ҖЧҖннән Фирдәүс Гыйниятуллин, "Азнакай" АФ" ҖЧҖннән Зиннур Габдрәшитов, Насыйх Нигъмәтуллин, "Кәримов Ф.Р." КФХннан Альмира Әюпова, "Мөстәкыймов ис" ҖЧҖтән Кәүсәрия Гыйззәтуллиналар үз эшләренең чын осталары. Андый алдынгылар һәрбер хуҗалыкта бар. Санап бетереп тә булмас.


    - Районда үз эшен башлаучыларга, эшмәкәрлекнең кече формаларын оештыруга зур игътибар бирелә.
    - Авылда инициативалы, булдыклы кешеләрне якларга кирәк. Дәүләтебез тарафыннан да күптөрле ярдәм формалары каралган. Бары тик бераз тәвәккәллек кенә кирәк. Без авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән бергә халыкның активлыгын күтәрү, эшмәкәрлекнең кече формаларын үстерүгә дә җитди игътибар бирәбез. Районда 50ләп фермер 22 мең гектар сөрүлек җирләрдә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә.

    Менә ике ел инде, район Советы карары нигезендә, 4-5 баш сыеры булган хуҗалыкларга бушлай савым аппаратлары бирелә. Бүгенге көнгә 192 гаилә шундый аппаратка ия булды. Быел шәхси хуҗалыклардагы мөгезле эре терлекләрнең саны узган елга караганда 1000 башка арткан икән, моны район җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән төрле ярдәм чараларының уңай чагылышы дип карарга кирәк.


    Районда яшь кадрларны саклап калуга да зур игътибар бирелә. Тормышын авыл белән бәйләгән һәр яшь гаиләгә берешәр бозау бирелә. Махсус программа нигезендә, яшь гаиләләргә йортлар салына.


    - Ирешкән уңышлар соңгы елларда район хакимияте һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең үзара ярдәмләшеп, уртак тел табып эшләү нәтиҗәседәдер?


    - Без хөкүмәтебез, район җитәкчелегенең, нефтьчеләребезнең ныклы ярдәмен тоябыз. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин әлеге тармакка аеруча зур игътибар бирә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә "Татнефть" ярдәме белән "Агроидея" аша 12 млн сумлык авыл хуҗалыгы техникасы, тагылма кораллар алынды. Районыбызга быел янә яңа 4 комбайн кайтты. Хуҗалыкларга 20 сөтүткәргеч алынды. Чыгымнарның 40 проценты Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы аша бирелгән субсидия булса, 60 процентын җирле хакимият күтәрде.


    Агросәнәгать комплексының тотрыклы үсеше социаль-икътисади әһәмияткә ия. Авыл хезмәтчәннәре ирешкән уңышлар социаль проблемаларны чишү, авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшыртуда төп шарт булып тора.
    Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, җитештерү индустриясе эшчәннәре, ветераннар! Сезнең һәммәгезгә эчкерсез рәхмәтебезне җиткерәбез.

    Ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, эшегездә уңышлар телибез. Табыннарыбыз мул, тормышыбыз имин булсын!


    - Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: