Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда алты ай эчендә исерек килеш машина белән идарә иткән 116 кеше машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән

    Эчкән килеш транспорт белән идарә итүче үзенекен генә түгел, башкаларның да гомерен куркыныч астына куя. Күп тапкырлар үткәрелгән тикшерүләр исбатлаганча, руль артына аз гына эчсәң дә утырырга ярамый. Эчемлек нинди микъдарда булса да күрү-хәрәкәт координациясенә тискәре йогынты ясый. Машина йөртүче вакыт чамасын белми, тирә-якны күрү чикләнә, эшкә сәләт югала, көч...

    Эчкән килеш транспорт белән идарә итүче үзенекен генә түгел, башкаларның да гомерен куркыныч астына куя. Күп тапкырлар үткәрелгән тикшерүләр исбатлаганча, руль артына аз гына эчсәң дә утырырга ярамый. Эчемлек нинди микъдарда булса да күрү-хәрәкәт координациясенә тискәре йогынты ясый. Машина йөртүче вакыт чамасын белми, тирә-якны күрү чикләнә, эшкә сәләт югала, көч китә... Үз халәтеңне тоемламау, куркыныч янавын сизмәү, юлдагы хәлне дөрес бәяли алмау аркасында исерек шофер еш кына тизлекне чамасыз арттыра, башкалар белән тиешле аралыкны сакламый, маневр ясауда вакытны дөрес исәпләми, кисәк борыла яисә туктый һәм... шул рәвешле юлда авария китереп чыгара.

    Районның ЮХИДИ мәгълүматлары күрсәткәнчә, ел башыннан җирлегебездә 19 юл-транспорт вакыйгасы булып, аларда 5 кешенең гомере кыелган, 23 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Автомобиль белән исерек хәлдә идарә итүчеләр гаебе белән 5 авария ясалган, аларда шулай ук кешеләр зыян күргән.

    РФ административ хокук бозулар Кодексында эчкән килеш руль артына утыручыларга, шулай ук полиция хезмәткәренең исереклек дәрәҗәсен билгеләү өчен медицина тикшерүе үтәргә кирәклеге турында законлы таләбе үтәлмәгәндә транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан ел ярымнан ике елга кадәр мәхрүм итү каралган.

    Шунсын әйтергә кирәк, югарыда бәян ителгән эшләр берничек тә бик үк әһәмиятле түгел саналырга тиеш түгел, һәм аларны кылучылар административ җаваплылыктан берничек тә кача алмый.

    Җәмгыяви судьялар тарафыннан ел башыннан каралган юл-транспорт хәрәкәте белән бәйле (автотранспорт белән исерек килеш идарә итү, медицина тикшерүе узудан баш тарту) 153 эшнең 116сы буенча машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылган. Кайберәүләр беркетмәләрне имзаламасаң, аңлатма язмасаң, суд утырышында автотранспорт белән идарә итүеңнән баш тартсаң һәм сине ЮХИДИ инспекторы туктатмады дип барсаң, җаваплылыктан качарга һәм җәзасыз калырга мөмкин дип уйлыйлар. Әмма бу уйдырма гына. Мисал өчен, быелның 22 гыйнварында ЮХИДИ хезмәткәрләре исереклек дәрәҗәсен билгеләүгә медицина тикшерүе узарга ризалашмаган Е.га карата беркетмә төзи. Әлеге эшне карау утырышында Е. катнашмый, ләкин гаебен тулысы белән инкарь итеп аңлатмасын калдыра. Ул анда: "Автотранспорт белән идарә итмәдем, йорт янындагы машинада утырып кына тордым, шул вакытта яныма юл-патруль хезмәте инспекторы килде һәм документларны сорады, беркетмә төзеде, мин аны имзалаудан баш тарттым", - дип яза. Е. юл-патруль хезмәте машинасында видеотөшергеч барлыгын белми шул, эш каралганда әлеге язма тикшерелә. Язмада машинасында барган Е.ны инспекторның туктарга боеруы, әмма аның узып китүе һәм инде артыннан килгән патрульнең ут белән, тавыш биреп туктарга чакыруына да исе китмичә һаман хәрәкәт итүе, алай гына түгел, тизлекне арттыруы, чатлардагы борылышларда авария хәле тудыруы - болар барсы да ачык күренә. Ниһаять, Е.ның машинасы Азнакай шәһәре урамнарының берсендә йорт ишегалдында туктатыла. Анда машина хуҗасының сәер халәттә булуы, аңлаешсыз сөйләме ярылып ята. Әмма ул пүнәтәйләр шаһитлыгында полиция хезмәткәренең алкотектор аша һәм шулай ук исереклек дәрәҗәсен билгеләүгә медицина тикшерүе үтүдән баш тарта. Бәхеткә каршы, бу очракта юлда берәү дә зыян күрми.

    Барлык дәлилләр ныклап тикшерелгәннән соң җәмгыяви судья РФ административ хокук бозулар Кодексының 12.26 маддәсе, 1 өлеше нигезендә Е.га карата аны 1ел 8 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгара. Ул бу хокуктан гына түгел, ә эшеннән дә мәхрүм калды.

    Менә шулай, җәмәгать, исерек хәлдә руль артына утыру беркайчан да юньлегә илтми. Югарыдагы мисал һәркем өчен гыйбрәт булсын.

    Лилия Зиннәтуллина,

    Азнакай районы һәм шәһәренең 2 нче суд участогы җәмгыяви судьясы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: