Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда алкоголь продукциясен сату кагыйдәләренең катгый үтәлеше тәъмин ителәчәк

Район Советы бинасында сәүдә оешмалары җитәкчеләре, җирле үзидарә башлыклары катнашында алкоголь продукциясен сату кагыйдәләренең үтәлешенә багышланган киңәшмә булды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева үз чыгышында алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше, спиртлы эчемлекләрнең балигъ булмаганнарга да сатылу очракларына басым ясады. Ул соңгы вакытта Казахстан Республикасында җитештерелгән аракы...

Район Советы бинасында сәүдә оешмалары җитәкчеләре, җирле үзидарә башлыклары катнашында алкоголь продукциясен сату кагыйдәләренең үтәлешенә багышланган киңәшмә булды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева үз чыгышында алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше, спиртлы эчемлекләрнең балигъ булмаганнарга да сатылу очракларына басым ясады.

Ул соңгы вакытта Казахстан Республикасында җитештерелгән аракы һәм коньякның киң таралуын билгеләп үтте.

Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды һәм алкоголь продукциясен сатуда катгый контроль булырга тиешлегенә басым ясады.

"Без үз кешеләребезнең агулануына юл куярга тиеш түгел", -диде ул авыл башлыклары һәм башка җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп.


Фото http://www.omb-s.ru/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда алкоголь продукциясен сату кагыйдәләренең катгый үтәлеше тәъмин ителәчәк