Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда ачык бассейн кайчан эшли башлый?

    Бассейнга килүчеләр социаль дистанция үтәлешен тәэмин итәргә тиеш. 

    Шәһәрнең ачык бассейны 8 июньнән эшли башлаячак. 

    Бассейнга килүчеләр, коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатында, социаль дистанция үтәлешен тәэмин итәргә хокуклы. 

    ТР Хөкүмәте карары нигезендә, объектка бер үк вакытта килгән кешеләрнең саны билгеле күләмнән артмаска тиеш.

    Безнең бассейн мәйданыннан чыгып, анда берьюлы килүчеләрнең саны 500 кешедән арта алмый. 

    Бассейн 10.00 – 19.00 сәгатьләрдә эшли. 

    Эш көннәрендә 18 яшькә кадәр балалар өчен су коену бушлай. Өлкәннәр өчен – 200 сум.

    Ял һәм бәйрәм көннәрендә 14 яшькә кадәр балалар бушлай керә. 14-18 яшьлекләр өчен керү бәясе – 100, өлкәннәр өчен 300 сум.

    Фото: архив

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: