Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда «Аҗаган» хәрби-спорт уеннары узды

    Азнакай 5 нче урта мәктәбе базасында "Яшь армиячеләр" хәрәкәте кысаларында "Аҗаган" хәрби-спорт уеннары узды. Анда мәгариф учреждениеләреннән 10 команда катнашты. Алар физик, строевой әзерлек, Ватан тарихы буенча бәйгеләрдә көч сынаштылар. Сораулар тарихи вакыйгалар, күренекле иҗтимагый һәм дәүләт эшлеклеләре, хәрби җитәкчеләр, "Хәрби дан көне" белән бәйле булды. Командалар шулай ук үз...

    Азнакай 5 нче урта мәктәбе базасында "Яшь армиячеләр" хәрәкәте кысаларында "Аҗаган" хәрби-спорт уеннары узды. Анда мәгариф учреждениеләреннән 10 команда катнашты. Алар физик, строевой әзерлек, Ватан тарихы буенча бәйгеләрдә көч сынаштылар. Сораулар тарихи вакыйгалар, күренекле иҗтимагый һәм дәүләт эшлеклеләре, хәрби җитәкчеләр, "Хәрби дан көне" белән бәйле булды. Командалар шулай ук үз мәктәпләре тарихы, аның традицияләре, йолалары, мәктәптә башкарыла торган хәрби-патриотик эш белән дә таныштырдылар.

    Нәтиҗәдә беренче урынга 5 нче мәктәп, икенче урынга - 7 нче мәктәп, өченче урынга Азнакайның 2 нче мәктәбе командалары лаек булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: