Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда 7 наркопритон барлыгы ачыкланды

    Наркоманиягә каршы көрәш айлыгы кысаларында социаль яклау идарәсендә түгәрәк өстәл артында сөйләшү үтте. Анда мәгариф, мәдәният идарәләре, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия, сәламәтлек саклау, ветераннар советы вәкилләре һәм башкалар катнашты. Әлеге чарага шулай ук балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә исәптә торучылар, аларның ата-аналары, Лениногорск политехник колледжы филиалы студентлары да чакырылган...

    Наркоманиягә каршы көрәш айлыгы кысаларында социаль яклау идарәсендә түгәрәк өстәл артында сөйләшү үтте.


    Анда мәгариф, мәдәният идарәләре, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия, сәламәтлек саклау, ветераннар советы вәкилләре һәм башкалар катнашты. Әлеге чарага шулай ук балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә исәптә торучылар, аларның ата-аналары, Лениногорск политехник колледжы филиалы студентлары да чакырылган иде.
    Наркомания чире белән җир йөзендә 185 миллионлап кеше авырый.

    Бу планета халкының якынча 3 процентын тәшкил итә. Иң аянычы - моннан 3-4 ел элек наркоманнарның яшь чиге 16-17 яшь булса, бүген 13-14 яшьлек­ләр дә күп.
    Наркотиклар куллана башлауның сәбәбе нәрсәдә? Яшүсмерне әлеге юлга басарга нәрсә этәрә? Әлеге һәм башка сорауларга түгәрәк өстәл артында җавап эзләнде.


    Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча бүлек начальнигы Руслан Корбыев райондагы вәзгыять белән таныштырды:


    - Наркоманиягә каршы эш даими алып барыла. Агымдагы елның 9 аенда 7 наркопритон барлыгы ачыкланды, 3 кешегә - наркотиклар саткан, дүртесенә саклаган өчен җинаять эше ачылды. Наркотик кулланучылар арасында балалар булмау - комиссия әгъзаларының җитди һәм нәтиҗәле хезмәте, - дип билгеләде ул.
    Түгәрәк өстәлне алып баручы социаль яклау бүлеге консультанты Элиза Мәрданшина "Наркотикларга - юк!" айлыгы барышында Азнакайда үткәрелгән чараларга нәтиҗә ясады.


    Җәмгыятьтә наркомания юлына басканнар яки алкоголизм белән авыручы балалар, гадәттәгечә, тулы яки имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр генә дигән фикер яшәп килә. Моның белән килешмәүчеләр күп булды.


    - Киресенчә, тулы булмаган гаиләләрдә балалар акча кадерен, аның нинди тир түгеп табылганын белә. Без тулы булмаган гаиләдә яшәүче кем дә булса берәр кыек эш кылса, имин булмаган гаиләдән бит ул дип кул селтәргә күнеккән. Ә бит җинаять кылучылар, шул ук наркомания юлына басучылар арасында хәлле гаиләләрдә тәрбияләнгәннәр дә бихисап.

    Минем фикеремчә, рәхәт тормышка чыдамыйча, модага яки ниндидер "текә" төркемгә иярәм дип уйлаучылар, наркотиклар куллангач нинди хис-тойгылар алып була дип кызыксынучылар килеп эләгә әлеге капкынга. Тулы булмаган гаиләләр хакындагы бу стереотипны җимерергә вакыт. Әлбәттә, араларында тәртипсез тормыш алып баручылар да бардыр, ләкин барысы да түгел, - диде ата-аналарның берсе.


    Әлеге фикер белән гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге җитәкчесе Лилия Хәлимова да килешеп, төрле фактлар китерде һәм тулы булмаган, күп балалы, аз керемле гаиләләрне яклауга юнәлтелгән чаралар белән таныштырды.


    Гомумән алганда, без бар эшне дә вакыт җитмәүгә, эштән арып кайтуга сылтап калдырабыз. Талчыгып кайтып кергәч, бала яныңа йөгереп килеп: "Әни, китап укыйк әле!" яки "Әни, минем белән әз генә булса да уйнап ал әле", - дигән сүзләргә каршы без: "Мин арып кайттым, өйдә дә эшем күп, ашарга әзерләргә кирәк", - дип тизрәк куып җибәреп, аны үз эченә бикләнергә мәҗбүр итәбез түгелме? Ул үзен кирәксез тоя башламыймы?
    Мөмкинлекләре чикле балалар өчен эшләп килүче "Подснежники" клубы җитәкчесе, биш бала әнисе Елена Исламова тәрбия мәсьәләсенә тукталды.


    - Безнең беребезне дә балаларны ничек тәрбияләргә өйрәтмәделәр, һәрберебез үз мисалыбызда тәрбия бирәбез. Һәр ата-ана: "Балама нинди үрнәк күрсәтәм?" - дип уйланса иде. Баланы тыңлый белү, кечкенәдән башкаларны хөрмәтләргә өйрәтү мөһим. Әти-әнисенә хөрмәт хисе булмаган бала бүтәнне бар дип тә белмәячәк. Ватанпәрвәрлек хисен уятырга кирәк. Шул ук вакытта без, ата-аналар да, аларны яратып, хөрмәт белән карарга тиеш. Баланың юк-барга вакыты калмасын өчен, ул нәрсә белән булса да шөгыльләнергә тиеш. Түгәрәкләргә, спорт секцияләренә җәлеп итү мөһим, - ди күп балалы ана.


    Ата-аналарга карата җылы мөнәсәбәт турында район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов чыгышы һәркемнең күңел кылларына үтеп кергәндер. Залда утыручы яшүсмерләр дә үзләренә нинди дә булса нәтиҗә ясамый калмагандыр.
    Тормышка шатланырга кирәк. Физик мөмкинлекләре чикле булганнар да тырышып-тырмашып дөнья көткәндә, сәламәт буын упкынга атлый.


    Әйе, нәтиҗәләр ясарлык сүзләр күп булды. Башларын иеп, тын гына утырган яшүсмерләр бу вакытта нәрсә уйлады икән? Әлбәттә, яхшылык хакындадыр...
    Наркомания буенча районда вәзгыять һәм әлеге уңайдан нинди чаралар күрелүе белән район үзәк сырхауханәсе табиб-наркологы Фәния Рамазанова таныштырды.


    - Наркомания - елдан-ел яшәрә баручы гасыр авыруы, - дип башлады ул сүзен. - Бүген Россиядә 100 мең кешегә 42 наркоман туры килә. Күз алдыгызга китерегез, наркоман шул ук эчкече кебек үк. Нормаль, бернинди дә начар гадәтләре булмаган ир-ат яки хатын-кыз нишли? Гаилә кора, балалар үстерә... Ә эчкече кешедә боларның барысы да юкка чыга. Нар­коман да шулай ук. Без кырыс дөньяда яшибез, тормыш беребезнең дә башыннан сыйпамый. Шуңа күрә үз-үзебезне алдамыйча, дөресен әйтергә кирәк, наркоманны күпме дәваласаң да, социаль мохитне үзгәртмәгән очракта, ул бу баткаклыктан чыга алмаячак.


    Ата-ана баласы мондый юлга басмасын өчен нишләргә тиеш? Аракы яратучылар, гадәттә, берничә елдан соң гына алкоголикка әйләнә, наркоман булу өчен исә кешегә 20-30 көн дә җитә. Шуңа күрә ата-аналар яшүсмерләрнең үз-үзен тотышын даими тикшереп торырга тиеш. Наркотиклар куллана башлаган яшүсмер тиз кызып китүчән була, өйдән акчалар югала, яңа һәм шикле дуслар барлыкка килә. Тәмәке тарту - наркоманиягә юлның беренче адымы. Илдә 18 яшькә җиткән егетләрнең - 55, кызларның 35 проценты тәмәке көйрәтсен әле! Кая таба барабыз әлеге күрсәткечләр белән? Үзебезгә бирелгән матур тормышның кадерен белергә кирәк, - дип мөрәҗәгать итте ул залда утыручы яшьләргә.


    Түгәрәк өстәл артында сөйләүчеләр, үз фикерләрен белдерүчеләр күп булды, аларның һәрберсе яшьләрне әлеге афәтле авырудан саклап калуга үз өлешен кертми калмас.


    Таңсылу САНИЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: