Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда 60 тан артык һәйкәл цифрлаштырылды

    Татарстанда хәрби һәйкәләрне цифрлаштыру тәмамланып килә.

    Аларның бердәм интерактив картасы «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» проекты кысаларында төзелә.

    «Яшь Гвардия», «Яшь армия» һәм «Җиңү волонтерлары» бергәләп Бөек Ватан сугышы белән бәйле һәйкәлләр турында мәгълүмат туплыйлар. Архив мәгълүматлары буенча, республикада аларның саны 2,5 меңнән артык. Азнакай районында 60 тан артык һәйкәл цифрлаштырылган.

    Әлеге һәйкәлләр турында мәгълүматны Интернет челтәрендә «Мин хәтерлим» («Я помню») интерактив картасыннан табарга мөмкин булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: