Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда 6 кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителде

    Балигъ булмаганнар мәнфәгатен яклау - Азнакай шәһәр прокуратурасы эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Прокуратура ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турында шәһәр судына 6 дәгъва гаризасы җибәрде. Җавапчылар арасында, әлбәттә, әниләр өстенлек ала. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, мондый катгый чаралар бары тик шартлар тулысынча расланган һәм кичектергесез булганда гына күрелә....

    Балигъ булмаганнар мәнфәгатен яклау - Азнакай шәһәр прокуратурасы эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе булып тора.


    Прокуратура ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турында шәһәр судына 6 дәгъва гаризасы җибәрде. Җавапчылар арасында, әлбәттә, әниләр өстенлек ала. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, мондый катгый чаралар бары тик шартлар тулысынча расланган һәм кичектергесез булганда гына күрелә.


    Шундый эшләрнең берсе гр. Л.га карата. Ул кызын тәрбияләү белән шөгыльләнми. Чәчләрең үрә торырлык: 9 айлык сабыен Әлмәт шәһәрендә яшәүче сеңлесенең фатиры ишек төбендә калдырып китә. Шунда ук баладан баш тартуы турында язма да калдыра. Бүгенге көндә кыз әбисендә яши.


    Азнакай шәһәр прокуроры балигъ булмаган кызының физик һәм рухи үсеше турында бер дә кайгыртмаган гр. Х.ны да ана хокукыннан мәхрүм итү инициативасы белән судка мөрәҗәгать итте. Х. эшсез, спиртлы эчемлекләр куллана. Кызын тиешенчә тәрбияләмәгәне өчен элек тә берничә тапкыр җавапка тартылган. Муниципаль район опека һәм попечительлек бүлеге тарафыннан әлеге хатын-кызга карата рәсми кисәтү чыгарыла. Ләкин ул үз-үзенә нәтиҗә ясамый, әхлаксыз тормышын дәвам итә. Болар барысы да кызның психологиясендә тискәре чагылыш таба.


    Прокуратура гаризалары нигезендә суд аларны ана хокукыннан мәхрүм итте. Үз хаталарын танып, дөрес юлга баскан очракта әти-әниләргә үз хокукларын кире кайтарырга мөмкин. Закон нигезендә әти-әни хокукыннан мәхрүм итү ул үзе үк тәрбия чарасы. Бу әти-әнигә төзәлергә вакыт бирелә. Ләкин шунысын да онытмаска кирәк: бу, бала балигъ булганчыга кадәр генә мөмкин.
    Ана хокукыннан мәхрүм ителгән гр. Ш. үзендә көч табып, начар гадәтләреннән арына.

    Даими эш таба, кызы янына килеп йөри башлый, ата-ана җыелышларына барып, аның укуы белән кызыксына, матди ярдәм күрсәтә. Ана белән бала арасында ышанычлы мөгамәлә барлыкка килә. Кыз әнисе белән яшәргә теләк белдерә. Шуннан соң гр. Ш. ана хокукын кире кайтару турында судка дәгъва гаризасы бирә. Барлык шартларны да барлаганнан соң, суд Ш.ның таләпләрен канәгатьләндерә.


    Гр.Г. судка баланың атасы М.ны ата хокукыннан мәхрүм итү турында судка мөрәҗәгать итә. Сәбәбе - аның әти буларак, үз бурычларын үтәмәве. Ул баланы тәрбияләүдә катнашмый, матди яктан да ярдәм итми, алиментлар буенча 150 мең әҗәте җыела. Моннан кала, җавапчы баланың әнисенә карата да җинаятьләр эшли.

    Шәһәр суды аны әти хокукыннан мәхрүм итте.
    Балалар турында кайгырту - әти-әнинең төп бурычы. Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр кайчан да булса үз ялгышларын аңларлар һәм гаиләләрен кире кайтару өчен барысын да эшләрләр дигән ышанычта каласы килә.

    Зилә МӘХМҮТОВА,

    Азнакай шәһәр прокуроры ярдәмчесе

    Фото Интернеттан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: