Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда 21 санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган

    Безнең һәрберебез үзе яшәгән, ял иткән урынын чиста тотарга бурычлы. Әйләнә-тирәбезне саклау мәсьәләсенә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү йөзеннән 2013 ел Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елы дип игълан ителгән иде. Узган ел җирлегебездә халыкның экологик үзаңын күтәрү өчен бик күп эш башкарылды: чишмәләр чистартылды, төзекләндерелде, экологик семинарлар уздырылды һ.б....

    Безнең һәрберебез үзе яшәгән, ял иткән урынын чиста тотарга бурычлы. Әйләнә-тирәбезне саклау мәсьәләсенә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү йөзеннән 2013 ел Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елы дип игълан ителгән иде.

    Узган ел җирлегебездә халыкның экологик үзаңын күтәрү өчен бик күп эш башкарылды: чишмәләр чистартылды, төзекләндерелде, экологик семинарлар уздырылды һ.б. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе вәкилләре ел дәвамында даими рәвештә төбәгебездә экологик контроль үткәрү эшен алып бара.

    Экологлар көне уңаеннан без идарә җитәкчесе Хәлил Мөстәкыймов белән очрашып, районда табигатьне саклау буенча нинди эш алып барылуы хакында сөйләштек.

    - Хәлил Салихович, тирә-як мохитне саклау елында безнең аңа булган мөнәсәбәтебез үзгәрдеме? Үзебезгә нинди сабак алдык?


    - Бүген дә кешеләр әйләнә-тирә мохиткә бик битараф карыйлар. Экологиягә һәм тирә-юньгә зыян салучылар кимү ягында дип әйтә алмыйм. Быел дәүләт инспекторлары табигатьне саклау закончалыгы үтәлү буенча 82 тапкыр тикшерү уздырдылар. Шуларның унысы - планнан тыш. Табигатьне саклау буенча 74 закон бозу очрагы ачыкланды, судка 24 эш тапшырылды. Ачыкланган җитешсезлекләр буенча хокук бозучылар штрафка тартыла.


    Идарә су объектлары, һава чисталыгын да һәрдаим контрольдә тота. 9 су объектыннан 22 проба алынып, алар буенча 564 анализ ясалды.


    Шуны да әйтергә кирәк, оешма-пред-приятиеләрнең һәм гомумән халыкның табигатькә булган мөнәсәбәте һәрдаим контрольдә тотыла, аерым предприятие-оешмалар белән җитди сөйләшүләр һәм нәтиҗәле эш алып барыла.


    - Россиядә иң зур бәлаләрнең берсе юлсызлык, дибез. Миңа калса, моңа чүплекләрне дә өстәргә кирәктер. Чөнки чүп түгү урыннары иң кискен проблемаларның берсенә әверелеп бара түгелме?


    - ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров һәм аның урынбасары Рамил Низамов Азнакай муниципаль районы территориясен вертолеттан карап йөргән иде. Бу вакытта җирлегебездә 21 санкцияләнмәгән чүплек булуы ачыкланды. Алар 487 кв. метр мәйданны били.


    Үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләр­гә, мохиткә яхшы мөнәсәбәт нәрсәдән башлана? Әлбәттә, аларны никадәр яратуыңнан, кадерләвеңнән һәм матур килеш сакларга тырышуыңнан. Бик күпләребез табигатьтә ял итәргә ярата, ләкин ял итүчеләр киткәннән соң калган урыннарны күреп, еш кына җан әрни.

    Бөтен чүп-чарны җыеп ташларга берничә минут вакыт табып булмый микәнни?! Киләсе елга шушы урынга үзебез тагын килә­чәкбез ич! Әмма бу җәһәттән безнең мантыйгыбыз үзгәрергә теләми шул әле. Табигатьне саклау закончалыкларын бозу очрагына тап булучылар инспекторларга 7-78-78 телефоны аша мөрәҗәгать итсәләр, без һәр мәсьәләне бергәләп хәл итәргә әзер.

    Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы тәмамланса да, табигатьне яклау төп бурычыбыз булып кала. Киләчәктә экологиягә сакчыл караш тагын да артып, аны саклау, яхшырту буенча бик күп матур эшләр башкарылыр дигән нияттә каласы килә.

    Сүз уңаеннан

    Сулар һавабызның чисталыгын тәэмин итү максатында 15 майдан алып 30 сентябрьгә кадәр районда автотранспорт чараларының токсик матдәләр һәм төтен чыгару нормалары сакланышына тикшерүләр үткәрелә. Дәүләт стандартлары белән билгеләнгән норматив сакланмаганда гражданнарга 500 сум, вәкаләтле затларга 500дән 1000 сумга кадәр штраф каралган.

    Таңсылу Саниева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: