Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда 2016 ел диспансеризациясенә старт бирелде

    Халыкка диспансеризация үткәрү 2016 елда да дәвам итәчәк. Аның максатлары, ни рәвешле оештырылуы, нинди төр тикшерүләр күздә тотылуы хакында кызыксынып, үзәк поликлиника мөдире урынбасары Тәзкирә Мөхәммәтовага мөрәҗәгать иттек. -Тәзкирә Мирзануровна, сүзебезне халык өчен мөһим бу кампаниянең максатларын тәгаенләүдән башлау урынлы булыр кебек. -Әйе, дөрес әйтәсез, диспансеризациянең төп максаты да шул...

    Халыкка диспансеризация үткәрү 2016 елда да дәвам итәчәк. Аның максатлары, ни рәвешле оештырылуы, нинди төр тикшерүләр күздә тотылуы хакында кызыксынып, үзәк поликлиника мөдире урынбасары Тәзкирә Мөхәммәтовага мөрәҗәгать иттек.

    -Тәзкирә Мирзануровна, сүзебезне халык өчен мөһим бу кампаниянең максатларын тәгаенләүдән башлау урынлы булыр кебек.

    -Әйе, дөрес әйтәсез, диспансеризациянең төп максаты да шул - халыкның сәламәтлеген кайгырту, авыруларны вакытында ачыклау һәм нәтиҗәле дәвалау үткәрү, шуның белән кешеләрнең тормышын саклап калу, гомерне озайту. Ул быел да билгеләнгән лаборатор һәм инструменталь тикшерүләр белән, диагностиканың барлык заманча алымнарын кулланып үткәреләчәк.

    -Бу тикшерүләрне тагын да тәфсилләп булмасмы?

    -Беренчедән, һәркем диспансеризация үтүгә рөхсәт тә булып торган анкеталаштыру үтә. Антропометрия баскан килеш озынлыкны, авырлыкны, бил әйләнмәсен үлчәүне күздә тота, тән авырлыгы индексы да исәпләнә. Сүз дә юк, артериаль кан басымын, 39 яшьтән өлкәннәргә күз эчендәге басымны үлчәү үкәрелә. Канга клиник, биохимик анализ, анда холестерин, глюкоза күләмен билгеләү дә мөһим тикшерүләр санала. Йөрәк, кан әйләнеше торышы, электрокардиография, флюорография, УЗИ, хатын-кызларга маммография, акушер тикшерүе - болар барсы да һичшиксез үтелергә тиеш.

    Соңыннан инде участок табибы - терапевт диагнозны, сәламәтлек торышын, диспансер күзәтүе төркемен билгели, профилактик консультация үткәрә, диспансеризациянең икенче этабы тикшерелүенә медицина билгеләмәсе бирә.

    -Диспансеризация билгеләгән төркемнәргә дә ачыклык кертеп китсәгез иде.

    -Беренче төркемгә бар яклап сәламәт дип табылган кешеләр керә, ягъни алар инфекцияле булмаган хроник авыруларсыз һәм аларга чирләү куркынычы да әллә ни янамый. Ә инде икенче төркемдәгеләр хроник авырулы булмасалар да, якын киләчәктә чирләп китү куркынычы бар. Моннан тыш, алар йөрәк-кан әйләнеше авырулары башлануның берничә төр факторына ия. Өченче төркемдәгеләр - нигездә 40 яшьтән өстә һәм өлкән яшьтәге, төрле хроник авырулы кешеләр. Бу категория күпчелекне тәшкил итә дә.

    -Шушы соңгылары рәтендә булмас өчен нинди киңәш бирер идегез?

    -Илдәге үлем-китемнәрнең 75 процентына инфекцияле булмаган авырулар сәбәпче, бигрәк тә кан әйләнеше, йөрәк белән бәйле булганнары, яман шеш авырулары. Әлеге дә шул бер үк сүз инде: сәламәт яшәү рәвеше алып бару кирәк. Дөрес тукланырга, саф һавада күбрәк йөрергә. Эчү, тарту кебек яман гадәтләр, аз хәрәкәтләнү төрле чирләр китереп чыгара. Диспансеризация үтү - ул сәламәтлегең турында кайгырту дигән сүз. Чир никадәр тизрәк ачыкланса, аны дәвалап була, чыгымнар да азрак китә, вакыт та югалтылмый...

    -Быел аны нинди яшьтәгеләр үтәчәк?

    -Диспансерлаштыруны 21 яшьтән башлап, һәр 3 ел саен, һәркем үтә. 2016нчы елда бу медицина тикшерүен 1995 , 1992, 1989, 1986, 1983, 1980, 1977, 1974, 1971, 1968, 1965, 1962, 1959, 1956, 1953, 1950, 1947, 1944, 1941, 1938, 1935, 1932, 1929, 1926 елларда туган азнакайлылар үтәчәк. Барыгызны да поликлиникада көтеп калабыз.

    Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: