Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай үзәк сырхауханәсендә табиблар династияләрен хөрмәтләделәр

Халыкара гаилә көне уңаеннан, район үзәк сырхауханәсендә Никоноровлар һәм Хуҗиннар гаиләләрен хөрмәтләделәр.

Ике гаиләнең дә медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендә гомуми эш стажы 100-117 елдан артып китә. Әти-әниләр, туганнары  юлын гаиләләрдәге балалар да лаеклы дәвам итеп, Азнакайда, илнең төрле почмакларында халык сәламәтлеге сагында тырыш хезмәт куялар. 

– Сез районыбызда олы хөрмәткә ия, югары категорияле, мактаулы исемнәр алган табиб-белгечләр. Яшь буын табибларга сезне һәрчак үрнәк итеп куябыз, сезнең белән горурланабыз! – диде гаиләләрне котлау сүзендә район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев