Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай журналисты Ясир Хөснетдинов - нефтьчеләрнең ихлас дусты

    1997 елдан бирле Бөтенроссия телевидение радиотапшырулар компаниясенең радио хезмәте мөхәррире буларак, районыбыз, фидакарьләребезнең данын еракларга җиткергән "Азнакай җырчысы", танылган журналист Ясир Хөснетдинов турында җирлегебездә белмәгән кеше юктыр. Аның бөтен тормыш юлы журналистлык хезмәте белән бәйле. 1976 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, аны Азнакай районы "Маяк" газетасына эшкә җибәрәләр. Шул...

    1997 елдан бирле Бөтенроссия телевидение радиотапшырулар компаниясенең радио хезмәте мөхәррире буларак, районыбыз, фидакарьләребезнең данын еракларга җиткергән "Азнакай җырчысы", танылган журналист Ясир Хөснетдинов турында җирлегебездә белмәгән кеше юктыр.


    Аның бөтен тормыш юлы журналистлык хезмәте белән бәйле. 1976 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, аны Азнакай районы "Маяк" газетасына эшкә җибәрәләр. Шул көннән башлап Мөслим егетенең гомер юлы Азнакай белән бәйләнә.

    Ул әдәби хезмәткәр, хатлар бүлеге мөдире, җаваплы сәркатип, ә 1983 елдан 1994 елга кадәр баш мөхәррир булып эшли. Бу көннәрдә үзенең юбилеен билгеләп үтүче, каләменә гомер буе тугры калган коллегабыз турында Дамир Асыловның язмасын укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

    Танылган язучы Флүс Латыйфи, "Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр" дигән китап чыгу уңаеннан, "Казан утлары" журналында «Тылсымлы ачкыч» дигән рецензия бастырган. Аны мин дә бик кызыксынып укыдым. Әйе, рецензияне укыйм, шунда урыны-урыны белән үземнең фикерләрне дә өстәп укыйм икән.

    Моңа, бәлки, Мөслимне азмы-күпме белүем, язмадагы исемнәрнең дә таныш булуы этәргеч биргәндер. Мәсәлән, «Ә мөслимнәрнең, чыннан да, горурланырлык якташлары күп, бик күп икән бит! Аларның барысын да саный китсәң, гаять озын бер исемлек хасил булыр иде», дигән юллардан соң бөтен татар дөньясына данлыклы исемнәр тезелеп китә. Менә шул исемлекне мин үзем тулыландырып, Ясир Фәрвазетдин улы Хөснетдинов исемен дә өстәп укыдым.


    Ясир Хөснетдинов - бүген бөтен татар галәменә билгеле журналист. Ул, Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, гомерен гаммәви мәгълүмат чараларында эшләүгә багышлаган зат. Ул «Татарстан» радиосының урындагы хәбәрчесе, икенче төрле әйткәндә, урындагы бюро җитәкчесе дигән гаять тә четерекле, үтә дә җаваплы ва­зифа башкара. Радиодан аның хәбәрләре яңгырамаган көн, булса да, сирәктер.


    Республиканың ул эшли торган көньяк-көнчыгыш районнары, мәгълүм ки, аеруча нык үскән төбәк. Нефть сәнәгате, төзелеш индустриясе, транспорт белән бергә монда авыл хуҗалыгы да нык үсеш алган. Монда шулай ук «фәнни-тикшеренү институтларының, югары һәм урта-техник уку йортларының тыгыз челтәре бар. Яңалыклар, төрле-төрле вакыйгалар биредә өзмәс ургып тора. Аларны һич тә күз уңыннан ычкындырырга ярамый, һәрберсе хакында радио тыңлаучыларга бәйнә-бәйнә сөйләп ирештерергә кирәк. Һәм Ясир моңа ирешә.

    Бик еш кына аның өлгерлегенә сокланып куясың. Ул хезмәт күрсәтә торган биләмә шактый зур бит! Бер-берсеннән йөзәр километр һәм аннан да ераграк урнашкан унлап район, шуның санлы ук шәһәр-бистәләр... Радио тыңлаучыларның игътибар иткәне бардыр: Ясир Хөснетдиновның, бер көндә берьюлы дип әйтерлек, өчәр, дүртәр районнан һәм, шуларга кушып, шәһәр-бистәләрдә тапшырулар биргән очраклары ике көннең берендә кабатлана.

    Ул бит колактан колакка күчеп ирешкән хәбәрләр белән генә чиклән­ми, үзе вакыйгаларның үзәгендә кайный. Боларга мин үзем шаһит. Әйтик, ул иртән Азнакайда булса, аннан Бө­гелмәдән, Лениногорскидан, Әлмәттән урап кайта. Дөрес, машинасы, телефоны бар. Ләкин ул үзе үк шофер, үзе үк шул машинаны техник караучы, ватылса, төзәтүче сле­сарь да бит әле! Шулай итеп, төп бурычын үтәүдән тыш, аңа әллә никадәр өстәмә эш тә башкарырга туры килә. Шулай ук Казанга баргалап торырга кирәк.

    Бер көн исәпләп тордык, Ясир еш кына көненә меңнән дә артыграк чакрым юл үтә икән. Менә шундый шартларда, радио хафасын кайгыртып, иҗади дәртне сүрелдермичә иҗтиһат итә ул.


    Ясирнең бик тырыш, үз бурычын үтәүгә гаять дәрәҗә­дә җаваплы каравы, иҗтиһатлы булу кебек күркәм сый­фатларының төп серен, чишмә башын, әлбәттә, гаиләдән эзләргә кирәктер. Чыннан да, адәм баласы, бу дөньяга килүгә, беренче булып гаилә дигән мохиткә эләгә бит. Шул мохит аңа нинди йогынты ясаса, нинди сыйфатлар белән өретсә, кеше шул рәвешне ала, шул сыйфатларны үзләштерә.

    Ясир - Мөслим районының Олы Чакмак авы­лында Фәрвазетдин абзый белән Миңнеҗиһан түтинең бер-бер артлы туып торган малайларының дүртенчесе. Аннан соң әле ике кыз туа. Шулай итеп, Хөснетдиновларның гаиләсе бик ишле була.


    Фәрвазетдин абзый - сугыш үткән кеше. Сугыш аның җанында да, тәнендә дә эзен калдырган. Ул - инвалид. Гаярь солдат булган. Күкрәгендәге орденнары шуны рас­лап тора. Балаларны да ул үз рухында тәрбия кыла.

    Болай дип әйтеп Миңнеҗиһан түтинең гаиләдәге урынын һич тә киметергә уйламыйбыз. Алты баланы чын кеше­ләр итеп тәрбияләп үстерүдәге өлешләрен дә үлчәүгә са­лып тормыйбыз. Әмма алар ирешкән нәтиҗәләр һәркем­не кызыктырырлык. Алты баланың алтысы да югары белемгә ия! Алтысы да!


    Гаммәви мәгълүмат чараларының урыннардагы вәкил­ләре өстенә төшкән бурыч бик катлаулы. Мәсәлән, ре­дакциянең үзендә берничә бүлек һәм аларның һәркайсысы билгеле бер өлкәгә җаваплы. Үз хәбәрчеләргә исә бө­тен өлкәне дә колачларга кирәк. Чөнки редакциядәгеләр аңа тынгылык бирми, мәгълүмат таләп итә, үз ягына ау­дарырга тырыша.

    Теләсәң-теләмәсәң дә, шулай килеп чы­га. Кызыксынганым бар, радиокомитеттагылар Ясирнең эшчәнлегеннән бик канәгать. Чөнки радионың һәр тап­шыруында - яңалыклармы ул, «Авыл офыклары»мы, «Иртәнге дулкын»дамы, башка тапшырулардамы - го­мумән, барча-барчасында Ясир Хөснетдинов әзерләгән ма­териаллар яңгырамыйча калмый.


    Ясир Татарстан нефтьчеләре турындагы материаллар­ны аеруча бер иҗтиһат белән эшли. «Татарстан нефтьче­ләре турында сөйлибез» дигән программа циклы, нефть предприятиеләренә багышланган «Татнефть» дәвере» тап­шыруы, «Татнефть»нең профсоюз тормышы, нефтьчеләр­нең экология өлкәсендәге эшчәнлеге, социаль мәсьәләләр­не хәл итү тәҗрибәсе һәм башка, һәм башка тапшырулар Ясир Хөснетдинов тырышлыгы белән эфирда яңгырый­.

    Бу тапшырулар нефтьчеләребезнең гаҗәеп күпкыр­лы бай тормышын дөрес итеп һәм тулы сурәтләүләре бе­лән аерылып тора.


    Татарстанда нефть чыгара башлауның 60, 70 еллыклары уңеннан «Татнефть» игълан иткән конкурсларда Ясир Хөснетдиновның лауреат булуы тиккә генә түгел иде, билгеле. Ул Татарстан нефте тарихының төбенә төшәргә омтыла, моңарчы билгеле булмаган мәгълүматларны эзләп алып, халыкка җиткерүдә бик тырышып эшли. Шуның белән дә ул нефтьчеләр арасында зур ихтирам казанды.


    Радио җитәкчелеге исә аны үзенә тәгаенләнгән төбәк­тәге һәр субъектка тигез каравы, алардагы тормышны яхшы белүе өчен югары бәяли.


    Ясир Хөснетдинов журналистикага аяк баскан берен­че көннәреннән үк нәтиҗәле эш күрсәтә алды. Монда аның җәмгыятьтә үз урынын дөрес биләве дә мөһим роль уй­нагандыр, мөгаен. Ул әле, Олы Чакмак мәктәбенең дүртенче сыйныфында укыганда ук, район газетасына ши­гырьләр, мәкаләләр юллый. Һәм, менә бәхет, ул шигырь-хәбәрләрнең барысына да газета битләрендә урын табы­лып кына тора! Бу хәл киләчәктә кем булу турында фи­керне ныгытмый әле. Ул вакытта Ясир урманчы булу турында хыялланып яши.

    Бу уеннан аны берәү дә дүндерә алмас төсле тоела. Күңелендә мондый омтылыш туу­га, бәлки, аның табигатьне чиксез яратуы да сәбәпче бул­гандыр. Ул, кайчак хәтта көннәр буе, урман-болыннарны, Ык буйларын гизеп йөргән. Хәзер дә, әгәр вакыты аз гына мөмкинлек бирсә, табигать кочагына омтыла.


    Әмма Ясирне урманчы булу ниятеннән аның иҗатын күз уңында тотучылар тыеп кала. Район газетасы мөхәр­рире Фоат Садриев, Ясирнең, урта мәктәпне тәмамлауга, урманчылар әзерли торган мәктәпкә китәргә җыенып йөр­гәнен ишеткәч, бөтен мәшәкатен ташлап, авылга кайта һәм, Ясирне кичен клубта кино караган җиреннән ча­кыртып чыгарып: «Син, энем, инәң башы, нәрсә саташып йөрисең, - дип, мөслимнәрчә тиргәп ташлый, - син туп-туры Казан дәүләт университетына китәргә, шунда укып, каләм әһеле булырга тиешсең», - дип киңәшен бирә. Шу­лай егетнең күңеленә үтеп керә, ышандыра Фоат Садри­ев һәм татар журналистикасын булдыклы кадрлар белән тулыландыруга өлеш кертә.


    Университетны тәмамлагач, Ясирне Азнакай районын­да чыга торган «Маяк» газетасына эшкә җибәрәләр. Без аның белән менә шуннан бирле таныш. Алай гына да түгел, аралашып, фикер уртаклашып яшибез.


    Ул эшли башлаганның беренче көннәреннән үк тап­шырылган вазифасын үтәүгә дәрт белән, җиң сызганып тотынды. Моңа кадәр азмы-күпме тәҗрибә тупларга да өлгергән иде. Чөнки ул аңынчы, әле студент вакытында ук, бишьеллык курсны дүрт елда төгәлләп, диплом як­лау сәгатен көткән бер ел дәвамында Мөслим район газе­тасында эшләргә өлгергән иде. Шулай итеп, «Маяк» га­зетасы, һич арттырусыз, тәмам җитлеккән кадрга тиенде ул вакытта.

    Башта хатлар бүлеген җитәкләде. Кызыклы башлангычлар белән чыгуы да хәтердә саклана әле. Мәсәлән, рейдлар үткәрү гомумән күз күрмәгән, колак ишет­мәгән галәмәт түгел үзе. Ләкин аның мөмкинлекләрен файдалану бик чикле иде. Ясир шул чикләрне киңәйтү юлларын эзләде - рейдларның игътибарын тормышның төрле өлкәләренә юнәлтү хәстәрен күрде.

    Шулардан авыл­ларның чисталыгын тикшерү, аның нәтиҗәләрен газета­да яктырту аеруча хәтердә калган. Хәзергечә әйтсәк, эко­логия темасы 70 нче елларда бөтенләй ят иде әле. Әмма ул рейдлар бик тәэсирле булдылар, авылларда экологик хәлне сәламәтләндерүдә зур роль уйнадылар.


    Бераздан Ясир Хөснетдинов «Маяк» газетасының мө­хәррире булды. Аның карьерасындагы мондый үсеш оч­раклылык түгел иде. Бу вазифаны ул бик катлаулы чор­да, җәмгыятьтә кискен үзгәрешләр килеп чыккан бер мәл­дә үтәде. Мәгълүм ки, бу вакытта бик күпләр югалып калдылар, як-якларына каранып кына, бик сак эш итте­ләр.

    Ясир исә икеләнеп тормады, шунда ук демократик юнәлешне алды, газетада фикер хөрлегенә юл бирде. Бу хәл аның, туган халкы тормышы өчен хафаланып яшәү­че буларак, карашларының киң, гамәленең нигезле булу­ын, гомумән, зур эшләргә өлгергәнлеге, сәяси җитлек­кәнлеге хакында сөйли иде.


    Дөрес, тәвәккәллеге, кыюлыгы өчен аңа шактый гына кыен ашарга да туры килде. Анда-монда чакырып сөй­ләшүләр дә булды. Ләкин ул шушы шартларда газета тоткан юлның хак юл икәнен раслый алды. Республика­ның танылган язучыларын, сәясәтчеләрен, публицистла­рын язмалары белән «Маяк»та катнашырга җәлеп итте.

    Ул елларда «Маяк» битләрендә дөнья күргән материал­ларга тукталып тормыйм, тик шуны гына өстәп ките­рәм: җәмгыять алдына килеп баскан мәсьәләләрне бик кыю күтәргәне өчен, Ясир Хөснетдиновка 1992 елда рес­публика журналистларының Ямашев исемендәге бик дә­рәҗәле бүләге бирелә.


    Ана телебезгә карата олы мәхәббәте, аның кадерен бе­лүе һәм башкалардан да телгә карата ихтирам таләп итүе белән дә ул мактауга лаек зат. Үзе хезмәт күрсәтә торган районнарда һәм шәһәр-бистәләрдә яхшы абруй казануы тырышлыгы, төгәллеге белән бергә әнә шуңа да бәйле­дер. Аз гына килми торса да, аны урыннарда юксына башлыйлар, сагынып көтеп алалар.


    Халык гаме белән яшәүче зур журналист икәнен сурәт­ләүче мисалларны Ясир Фәрвазетдин улы Хөснетдинов эшчәнлегеннән бихисап китереп була. Бөтен татар галә­менә билгеле күренекле журналист мөслимнәрнең генә түгел, бәлки татар журналистикасының да мактанычы­на, горурлыгына әйләнде.

    Дамир Асыловның "Җир маеның бар җае" исемле китабыннан,
    2003 ел

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: