Реклама
Азнакай-Дүсем юлының 22 нче чакрымында Азнакайга таба хәрәкәт итүче ВАЗ-2114 шоферы каршы як полосага чыга һәм Hyundai машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, ВАЗ-2114не йөртүче авыр тән җәрәхәтләреннән вафат була. Узган атнада район территориясендә 30 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, алынган тән яраларыннан бер кеше авария урынында вафат булган, бер кеше каза күргән. ЮХИДИ...
Нәтиҗәдә, ВАЗ-2114не йөртүче авыр тән җәрәхәтләреннән вафат була.
Узган атнада район территориясендә 30 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, алынган тән яраларыннан бер кеше авария урынында вафат булган, бер кеше каза күргән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан административ хокук бозуның 404 очрагы теркәлгән.
Эчкән килеш руль артына утырган 9 шофер тоткарланган.
9 кеше машина йөртү таныклыгыннан башка машина йөрткән, 50сенә автомобиль белән хәвефсезлек каешын эләктерми идарә иткән өчен беркетмә төзелгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз