Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай юлларын кардан чистарталар

    ​​​​​​​Соңгы тәүлек эчендә яуган кар юлларда көртләр хасил итте.

    Бу исә автомобильләр хәрәкәтенә кыенлыклар тудырды. Хәтта ерак юлларда транспорт хәрәкәте чикләнде.

    Бүгенге көндә бөтен көч юлларны кардан чистартуга юнәлдерелгән. Татарстанның юл-транспорт министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 636 берәмлек кар чистарткыч техника эшли, аларның 444 е – төбәк юлларында.

    Азнакай шәһәре һәм районынында яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесеннән – 12, автомобиль юллары идарәсеннән 24 берәмлек техника кар чистарта.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: