Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай ЮХИДИ инспекторы ришвәт алмаган

    Азнакайда исерек килеш руль артына утырган берәү ЮХИДИ инспекторына 15 мең сум күләмендә ришвәт тәкъдим иткән. Юл-транспорт һәлакәте урынын калдырып киткән машина йөртүче хәтта инспекторлар таләбе буенча да туктамый. Хокук сакчылары аны Азнакай-Җәлил-Әлмәт юл чатында куып тота. Инспектор үз машинасына чакыргач, шофер аңа, административ беркетмә төземәсеннәр өчен, 15 мең сум...

    Азнакайда исерек килеш руль артына утырган берәү ЮХИДИ инспекторына 15 мең сум күләмендә ришвәт тәкъдим иткән. Юл-транспорт һәлакәте урынын калдырып киткән машина йөртүче хәтта инспекторлар таләбе буенча да туктамый. Хокук сакчылары аны Азнакай-Җәлил-Әлмәт юл чатында куып тота. Инспектор үз машинасына чакыргач, шофер аңа, административ беркетмә төземәсеннәр өчен, 15 мең сум акча суза. Әмма полиция хезмәткәре ришвәт алудан баш тарта, ә ир-атка карата җинаять эше кузгатыла.

    Бүген Азнакай районара тикшерү бүлеге тарафыннан тиешле дәлилләр базасы тупланган, җинаять эше буенча карарны шәһәр суды чыгарачак. Закон нигезендә, ришвәт бирүчегә 450 мең сумнан алып 900 мең сумга кадәр штраф яный.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: