Реклама
Район балалар китапханәсендә Азнакайның 25 еллыгына багышлап, зирәк, сәләтле яшь буын белән очрашу кичәсе узды. Балалар ясаган рәсемнәрдән "Туган җирем - торган җирем", кул эшләреннән "Безнең оста куллар" һәм китаплардан "Балкый Азнакай таңы" күргәзмәләре оештырылды. Кичәбезне моңлы җыры белән Азамат Миргалиев башлап җибәрде. Шәһәребезнең 1 нче мәктәбе укучылары Альбина һәм...
Район балалар китапханәсендә Азнакайның 25 еллыгына багышлап, зирәк, сәләтле яшь буын белән очрашу кичәсе узды.
Балалар ясаган рәсемнәрдән "Туган җирем - торган җирем", кул эшләреннән "Безнең оста куллар" һәм китаплардан "Балкый Азнакай таңы" күргәзмәләре оештырылды.
Кичәбезне моңлы җыры белән Азамат Миргалиев башлап җибәрде. Шәһәребезнең 1 нче мәктәбе укучылары Альбина һәм Азат Якуповлар, Руфина Исламова, Динара Гарипова, Рунар Нуриев, Диляра Корбиева, Азалия Шәйхетдинова, Гузәл Фәхретдинова, Гүзәл Хаҗиева, сәнгать мәктәбеннән Илназ Салихов, Ринат Ибраһимов, Газинур Равилов; Ләйлә Дәбихуллина һәм Рания Солтанова; Алина Сабирова, Диана Рәфыйкова, Камилла Миргалиева, Диана Исаева һәм Наилә Кәримова да үзләренең чыгышлары белән тамашачы күңелен яулады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз