Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай язучылары – әдәби бәйгедә җиңүчеләр арасында - ФОТО

    Әлмәт шәһәре язучылар берлегенең 55 еллыгы уңаеннан Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә оештырылган кичәдә "Туган яктан илһам алып" бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

    Чараны Әлмәт язучылар берлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев алып барды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов катнашучыларны сәламләде, иҗатта уңыш казанганнарга Рәхмәт хатлары, җиңүчеләргә дипломнар белән акчалата бүләкләр тапшырды.

    Иҗади бәйгедә җиңүчеләр арасында Азнакайдан Резеда Шәрипова, Алинә Хисамиева һәм Нәфис Әхмәт тә бар иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: