Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай язучысы Марсель Гарипов Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты булды

    Ел саен, октябрь аенда, нефтьчеләр башкаласы - Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия тапшыру тантанасы уза. Гадәттәгечә, быел да әлеге чара шагыйрә һәйкәленә чәчәкләр салудан, аның исемендәге китапханәдә шигырь укудан башланды. Кичен исә театр бинасында әдәби-музыкаль кичә гөрләде. Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары аны сокландыргыч, күңелләрне кузгатырлык тамаша белән ачты....

    Ел саен, октябрь аенда, нефтьчеләр башкаласы - Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия тапшыру тантанасы уза.

    Гадәттәгечә, быел да әлеге чара шагыйрә һәйкәленә чәчәкләр салудан, аның исемендәге китапханәдә шигырь укудан башланды.

    Кичен исә театр бинасында әдәби-музыкаль кичә гөрләде. Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары аны сокландыргыч, күңелләрне кузгатырлык тамаша белән ачты.

    «Татнефть» ААҖ генераль директоры урынбасары, «Рухият» рухи яңарыш фонды советы рәисе Р.Мөхәммәдиев үз чыгышында Саҗидә Сөләйманова премиясенең дәрәҗәсе елдан-ел артуын билгеләп үтте. Ә Әлмәт районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова әлеге премияне бөек шагыйрәнең исемен мәңгеләштерүнең бер ысулы дип атады.

    Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан илһам чишмәләренең суын саектырмаучы, яңадан-яңа әсәрләр иҗат итүгә этәрүче әлеге мәртәбәле премияне булдырган, шагыйрәне зурлаган өчен нефтьчеләргә рәхмәтен белдерде.

    Әлеге мәртәбәле бүләккә ел саен диярлек безнең якташларыбыз - Азнакай язучылары да лаек була. Узган елларда әлеге бүләкне районыбызга Фәйрүзә Исмәгыйлова, Резеда Шәрипова алып кайткан булса, быел аңа Марсель Гарипов («Хәйретдин Мөҗәй: тормыш юлы һәм иҗаты», "Азнакай" китаплары өчен) лаек булды.

    «Татнефть» җәмгыяте әдәбият һәм сәнгатьнең киләчәге - яшь буын турында да кайгыртучанлык күрсәтә. Республикабызның төрле уку йортларында укып, иҗат белән уңышлы шөгыльләнүче студентларга Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия тапшыра. Быел ун студентның икесе үзебезнең Азнакай кызлары булуы районыбыз өчен шулай ук зур куаныч. Алар - Казан федераль университеты студентлары Руфинә Габдрахманова һәм Илмира Камаева. Руфинә узган ел да бу бүләккә лаек булган иде. Кызлар Саҗидә Сөләйманова кебек әдәбият күгендә якты йолдыз булып кабынырлар дип ышанабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: