Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай яз яменә күмелә

    Күрәсезме, шәһәребез көннән-көн ямьләнә, матурлана бара.

    Яз аңа әнә шулай үзенең илаһи гүзәллеген өстәп тора. Иртә белән урамда җанлылык. Бөреләнә башлаган агачларда кошлар сикергәли, түтәлләрдә лаләләр инде чәчәк таҗларын күрсәтергә дә өлгерде.

    Шәһәрнең яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы производство предприятиесе хезмәткәрләре бордюрларны, агачларны буйыйлар, урамнарны җыештыралар.

    Күпкатлы йортларда, ихаталары белән яшәүчеләр дә үз территорияләрен тәртипкә китерә. Олыларга әнә шулай балаларыбыз, кечкенәләр дә иярде. Әйе, матурланыр, яшәрер, сафланыр чак шул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: