Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай яшүсмерләре спратакиада кубогын яулады

    "Бердәм Россия" партиясе проекты кысаларында ишегалды спорт командалары арасында узган "Балалар тренеры" республика яшүсмерләр спартакиадасында "Лидер" спорт мәктәбенең җыелма командасы да катнашты. Спартакиада спортның 4 төре буенча узды: стритбол, өстәл теннисы, мини-футбол һәм дартс. Безнең кызлар һәм егетләр әлеге ярышларда беренчелекне яулады һәм Кубок, Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Баскетбол буенча...

    "Бердәм Россия" партиясе проекты кысаларында ишегалды спорт командалары арасында узган "Балалар тренеры" республика яшүсмерләр спартакиадасында "Лидер" спорт мәктәбенең җыелма командасы да катнашты.

    Спартакиада спортның 4 төре буенча узды: стритбол, өстәл теннисы, мини-футбол һәм дартс. Безнең кызлар һәм егетләр әлеге ярышларда беренчелекне яулады һәм Кубок, Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Баскетбол буенча тренер Светлана Гыйльфанова спартакиаданың иң яхшы тренеры дип танылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: