Реклама
Җирлегебездә авыл яшьләре арасында кышкы спартакиада уздыру үзенчәлекле бер матур традициягә әйләнеп килә. Моңа кадәр ул Тымытык, Әсәй, Кәкре Елга авылларында һәм Актүбә бистәсендә үткән булса, быелгы VI спартакиада 23 февраль көнне Җиңү бистәсендә уздырылачак. Спортның популяр төрләре булган хоккей, көрәш, чаңгы, кул көрәше, гер күтәрү, бау тартышу, теннис һ.б....
Җирлегебездә авыл яшьләре арасында кышкы спартакиада уздыру үзенчәлекле бер матур традициягә әйләнеп килә. Моңа кадәр ул Тымытык, Әсәй, Кәкре Елга авылларында һәм Актүбә бистәсендә үткән булса, быелгы VI спартакиада 23 февраль көнне Җиңү бистәсендә уздырылачак. Спортның популяр төрләре булган хоккей, көрәш, чаңгы, кул көрәше, гер күтәрү, бау тартышу, теннис һ.б. белән бер рәттән авыл кешесе өчен инде онытыла башлаган утын кисү кебек ярышлар да булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз