Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай яшьләре Хәтер сагында

    Районның яшьгвардиячеләре якташларыбыз каберләрен чистарттылар.

    Азнакайның яшьгвардиячеләре төрле елларда хәрби хезмәт вакытында, хәрби хәрәкәтләрдә батырларча һәлак булган солдатлар, интернациональ бурычларын үтәп кайтып вафат булган якташларыбыз каберләрен көзге яфраклардан, корыган үләннәрдән чистарттылар.

    Әлеге өмәне алар “Патриотизм хәрәкәттә” Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырды.

    –Без бүгенге тыныч тормыш, аяк күгебез өчен гомерләрен биргән, Ватан - анага тугрылыклы булган якташларыбыз хакында онытырга тиеш түгел. Алар белән горурланабыз, рухларына мәдхия белдерәбез. Каберләрен чистартып, төзек итеп тоту – һәркайсыбызның изге бурычы, – дип саный алар.

    Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: