Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай ял паркындагы көймәләр кая китте?

    Азнакайның Р.Ишкәев исемендәге ял паркында кышка әзерлек эшләре башланды.

    Бүген биредәге буадан көймәләрне алып киттеләр. Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы производство предприятиесе хәбәр итүенчә, атракционнар да эшләрен туктаткан.

    Ял паркында бик күп төрле мультгеройлар сыннары да бар. Аларның кайберләрен тиктормас куллар ваткалаган. Биредәге әйберләргә сак карарга балаларны өйрәтсәк иде, матурлык үзебез өчен бит.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: