Азнакай волонтерлары игелек юлында
Бүгеннән Татарстанда волонтерлар отрядлары кабаттан игелек гамәлләренә керештеләр.
Бу, әлбәттә, республикадагы коронавирус эпидемиясенең тагын да катлаулануы белән бәйле.
Азнакайда волонтерларның үз эшләрен бер генә дә туктатып торганы юк. Районның иҗтимагый оешмасы каршында аның координацион советы төзелеп, алдагы чорга максат-бурычлар куелды.
Волонтерлар карантинда булган өлкәннәребезгә азык-төлек, дарулар, көнкүреш кирәк-яраклары илтә, күпфункцияле үзәктә сан алуда катнашуда, QR-кодлар алуда ярдәм итәләр.
Үзиреклеләр отрядына теләге булган һәркем кушыла ала. Районыбызда моның өчен Яшьләр үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Сүз уңаеннан, иртәгә хакимияттә волонтерлык эшчәнлеге буенча “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев