Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай ветераннары, бии-бии, алдагы мәсьәләләрне хәл итте

Көз фасылының октябрь ае наз-шәфкать тулы игелекләр ае ул. Бу чорда без бик зурлап Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Быел әле ул изге дини бәйрәмебез Корбан гаетенә дә туры килде. Менә шушы бәйрәмнәрне берләштереп, район ветераннар советы хезмәт коллективларындагы, авыллардагы ветераннар оешмалары рәисләрен, активистларны эшлекле сөйләшү дә, рәхәтләнеп ял итү дә...

Көз фасылының октябрь ае наз-шәфкать тулы игелекләр ае ул. Бу чорда без бик зурлап Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Быел әле ул изге дини бәйрәмебез Корбан гаетенә дә туры килде. Менә шушы бәйрәмнәрне берләштереп, район ветераннар советы хезмәт коллективларындагы, авыллардагы ветераннар оешмалары рәисләрен, активистларны эшлекле сөйләшү дә, рәхәтләнеп ял итү дә булган очрашуга җыйды.


Сый-нигъмәтле табын артында барган эчкерсез аралашу, ничек җылы, матур башланып китсә, шулай дәвам итте дә.
- Быел районыбыз 135 мең тонна, гектарыннан 26 центнер иген уңышы алып, республикакүләм җиңү яулаган икән, монда сезнең дә тынгысыз хезмәтегез салынды, - дип башлады сүзен ветераннарны район җитәкчелеге, депутатлар исеменнән бәйрәм белән котлап район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов. - Язгы чәчүдән башлап, урып-җыю эшләре тәмамланганчы ындыр табакларында ашлык чистартуда катнаштыгыз. Сезнең үрнәккә яшьләр, мәктәп укучылары да ияреп, басудан кайтарылган икмәк көнендә чистартылып барды.


Ул районның һәр өлкәсендә, икътисади, иҗтимагый тормышында әнә шулай зур өлеш керткән апа-агайларга ихластан рәхмәтләрен, изге теләкләрен җиткерде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев районда игълан ителгән Өлкәннәр айлыгы барышы турында сөйләде. Ветераннарыбызның берләрендә фатир ремонтлау, икенчеләрендә ихата ныгыту, мунча түбәсе алыштыру, капка төбенә юл салу һәм башка шундый күптөрле эшләр башкарылган. Ике атна эчендә генә дә 8 миллион сумнан артык турыдан-туры матди ярдәм күрсәтелгән. Ул бүгенге көндә җирлегебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек баруы, шул уңайдан, ветераннарыбызның да зур ярдәменә өмет тотылуы хакында әйтте. Аерым алганда, тыл геройларын барлауда, Бөек Ватан сугышында катнашкан райондашлар исемлеген тулыландыру һәм яңартуда...


- Исемлектән бер генә сугышчы, тыл фидакаре дә төшеп калмаска тиеш, - дип ассызыклады. - Ул туган, яшәгән авыл җир йөзеннән инде җуелса да. Мондый авылларның зиратларын төзекләндерү, нигезләрен мәңгеләштерү буенча районда инде эш башланды.


Районның күпсанлы ветераннар оешмасын җитәкләгән Миргасим Кәримов үзе дә тиктормас, башкаларга да тынгы бирмәс. Бүгенге чыгышын ул авыл хезмәтчәннәренә язын-көзен зур булышлык иткән пенсионерларга, районыбыз ветераннарына олы хөрмәттә булган, алар хакында даими кайгыртып торган һәм бүгенге менә шушы матур бәйрәмне оештырган район башлыгы Марсель Шәйдуллинга барчасы исеменнән рәхмәт сүзләре белән башлады. Аннары, бергә җыелган форсаттан файдаланып, алда торган бурычларга тукталды.


Районның оешма-предприятиеләре, учреждениеләре, авыл җирлекләрендәге ветераннар оешмалары рәисләре үзләрендәге яңалыклар, тормыш-көнкүрешләре хакында сөйләп узды. Әйтергә кирәк, һәркайсында зур үзгәрешләр, активлык хөкем сөрә. Берәүләре авылга су керү шатлыгын җиткерергә ашыкса, икенчеләре башкаланың Кол Шәриф мәчетенә сәяхәт тәэсирләре белән уртаклашты, башка район ветераннары белән очрашып торулар да өлкәннәребезне җилкендергән.


Җирлегебез үзешчәннәре өстәгән дәрт апа-агайларны яздай ярсыткан яшьлекләренә кайтарды: дер селкетеп биеп, җырлап күңел ачтылар. Бу очрашу әле озак онытылмый, җанны алгысытып, исләренә төшкән саен дәрман өстәп торыр.


Лиза Нурлыева,

Лилия ШӘЙХУЛЛИНА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай ветераннары, биибии, алдагы мәсьәләләрне хәл итте