Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай ветераннары Бөек Ватан сугышы башлану көне турында истәлекләре белән бүлеште

    22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Хәзерге өлкән буын кешеләренең күңелендә аның һәр сәгате, һәр мизгеле тирән яра булып, мәңгелеккә уелып калган. Аны ишетеп кенә белгән түгел, ә үзе кичергән, афәте турыдан-туры кагылган райондашларга: "Сугыш башланган көн белән бәй-ле нинди ис-тәлекләрегез яңа-ра?" - дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек...

    22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Хәзерге өлкән буын кешеләренең күңелендә аның һәр сәгате, һәр мизгеле тирән яра булып, мәңгелеккә уелып калган. Аны ишетеп кенә белгән түгел, ә үзе кичергән, афәте турыдан-туры кагылган райондашларга: "Сугыш башланган көн белән бәй-ле нинди ис-тәлекләрегез яңа-ра?" - дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек һәм алардан менә шундый җаваплар алдык.

    Фәрәгать Галимов, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны:
    -Бу көнне әнием, апам Мөгаллимә һәм мин Тымытыкка Сабантуйга киттек. Өйдә әти генә калды. Сугыш чыгу хәбәрен шунда ишеттек.


    -И, улым, әтиеңне дә, апаңны да сугышка алырлар инде, - дип әнинең елаганы хәтердә. Миңа ул вакытта 15 яшь иде. Ана күңеле белеп хафаланган булган, табиблыкка укып кына кайткан апаны шул ук төнне фронтка озаттык. 1942 елда әтине дә алдылар. Ул Смоленск өчен барган сугышларда һәлак булды. 1943 елның 6 ноябрендә, әле унынчы сыйныфта гына укыганда, миңа да чакыру килде. 3 нче фронтта булдым. Җиңү хәбәрен Кенигсбергны азат иткәндә алдык. Ә инде 1945 елның 17 маенда отделение командиры - гвардия өлкән сержанты дәрәҗәсендә Байкал арты фронтында идем. Кеше үтеп йөри алмаслык Хинган тау сыртларында Квантун армиясенә каршы сугышларда, Мугден, Порт-Артур шәһәрләрен азат итүдә катнаштык.


    Зәрә Сабирова, сугыш чоры баласы:


    - Әтием Миргарифан Мортазин 1940 елда хәрби хезмәткә киткәндә әнием минем белән көмәнле булган. Киткәнче әтием Илбәк авылы мәктәбендә балаларга белем бирә. Сугыш чыкканда нибары бер яшьлек сабый булганмын. Әтиемне беренче көннәрдә үк фронтка алалар. Әмма миңа аны күрү бәхете генә эләкмәде, ул яу кырында һәлак булды.


    Ә менә сугыш беткән көнне бик яхшы хәтерлим. Һавадан күзем алмый әтине көтә идем, никтер ул миңа нәкъ менә самолетка утырып кайтып керер кебек иде. Авыл өстеннән берәр очкыч үтеп китсә, кызыл яулык тотып чыгып, әй болгый идем! Янәсе, әтием күрми үтеп китмәсен. Менә шулай әти назына тилмереп үстек без шушы ләгънәт төшкән сугыш аркасында.

    ФОТО

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: